Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалы «Йолдыз» лар белән мавыга

Элвин Грэй, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов һәм тагын ике дистәләп танылган җырчы — алабугалы Зәлия Хуҗинада «дусларда» дияргә була.

Халык көйләре һәм шигърияте белән мавыккан Зәлия ханым татар эстрада йолдызларының Алабугада һәм районда үтә торган гастроль турларында булырга тырыша. Мөмкинлек булуга, яраткан музыкачы һәм артистлары концертларына Казанга, Минзәләгә, Яр Чаллыга чыгып китә. Ә туган авылы Юрашта ул татар җырчылары катнашында узган бер генә Сабан туен да калдырмаган. Халык моңнарына шундый ихлас мәхәббәт аны мавыгуга китергән: Зәлия Раиф кызы концертлардан уңай кичерешләрне генә түгел, яраткан артисты белән бергә төшкән фотосурәтләрне яисә аларның автографларын (анда ничек туры килә инде) җыя башлаган. Моның өчен хәтта махсус альбом да сатып алган. Көлә: туганнар белән төшкәннәрен чыгармыйм, ә йолдызлар белән фотоларны — шундук, кадрлар югалмасын дип!

Мондый кызыклы мавыгу 10 ел элек, музыка дөньясында яңа йолдыз —
Ришат Төхвәтуллин пәйда булгач башланган. «Миңа аның җырлары, башкару рәвеше ошады. Аның һәр чыгышы — күңелдә, җитмәсә, һәркемнең күңелендә булганның чагылышы, — ди Зәлия Хуҗина. Ул 2011 ел минем язма героем өчен бик авыр булган, һәм аның үзе әйтүенчә, тынычлыкны ул нәкъ менә Ришат Төхвәтуллин иҗатында таба башлаган. Аның җырларын иҗтимагый челтәрләрнең берсендә тыңлап барган, шулай «дуслашып» та киткән. "Дуслар«га җырчының үзен генә түгел, аның әнисен дә өстәгән. «Бик ачык, мөлаем кешеләр», — дип сөйли алар турында Зәлия ханым.

— Әйләнә-тирәмдәгеләргә аның никадәр сәләтлелеген күрсәтәсем килде. Беренче тапкыр аның концертына үзем генә киттем, икенчесенә туганымның кызын алып бҗардлым. Аның туган көненә мин Ришатның концертына билет бүләк иттем, залдан язу җибәреп, артистның минем туганымны туган көн белән котлап «Агымсу» җырын башкаруын сорадым. Соңыннан бу җырны Ришатның үзенә дә ошаганы ачыкланды. Күрәсезме, ничек туры килә (көлә). Билгеле, бу көнне без истәлеккә фотога төштек. Шул мизгелдән башланып китте — концертларда мин йолдызлар белән фотога төшә һәм сурәтләрне ясата башладым.

Зәлия Хуҗина Ришат Төхвәтуллин концертларында шуның кадәр күп булган, аларның күңелләре охшаш. Зәлия Раиф кызы аның җырларын яттан белә, социаль челтәрләрдә аның әнисе белән языша, алар бер-берсен шәхси бәйрәмнәр белән тәбрикли, ул ел саен аның концертларына йөри һәм 4нче рәттән билеи ала (һәм җырчы бу турыда белә) аерым бер җылылык белән аны «улым» дип дәшә. Быел, мәсәлән, Алабуга Сабан туе барышында йолдызлы башкаручы янына үтеп керерлек тә түгел иде. Яшь фанат кызлар Ришаткаякынаерга да ирек бирмәде. Ә минем героем аның янына килергә бик теләгән. Зәлия ханымның бертуган апасы югалып калмаган, кычкырган: «Ришат! Ришат! Син бит Зәли апаны беләсең, янына кил инде, кочакла, югыйсә ул бүген йокламас!» Артист ишетеп алган һәм җавап кайтарган: «Әлбәттә! Әлбәттә! Килегез бире!» Бу тылсымлы диярлек сүзләрдән соң халык юл биргән һәм... Зәлия ханымның коллекциясендә — канәгать һәм бәхетле йөзле икәүнең чираттагы фотосы.

Теге яки бу фотоның яисә автографның килеп чыгышы белән бәйле мондый кызыклы вакыйгалар шактый, һәр концерт ул аерым тема бит. Мисалга, тагын бер танылган җырчы Гүзәл Уразова белән очрашуларны гына алыйк. Зәлия ханым аның концертларын күрше шәһәрләргә дә чыккан, чәчәкләр белән генә түгел, ә (менә гаҗәп!) үзе пешергән милли ризыкларны: өчпочмак, бәлешләр да алып барган һәм артистларны сыйлаган. Сәхнәдән һәрчак рәхмәт әйтеп җавап алган. Яисә, мәсәлән, Айдар Галимовның үзеннән ничек автограф алган, монысы да бик кызыксындыра. Зәлия Раиф кызы аның коллекциясен тулыландырырга улы булышуын сөйли. Дөньяга танылган җырчы янына үтә алмагач, аның җитез улы халык арасыннан кереп, Галимовның «йолдызлы» имзасын эләктергән, хәзер әлеге автограф махсус альбомда кадерләп саклана. Зәлия Хуҗина үзенең дә йолдызлар белән концертларда катнашуы турында рәхәтләнеп сөйли.

— Ничектер мин Мурат Гайсин концертында булдым. Ул аны музыкалы спектакль рәвешендә, авыл тормышыннан алынган «Аулагөй» күренешләре белән үткәрде. Мин менә шунда бөтен уеннарда катнаштым, артист белән бергә җырладым. Атаклы башкаручы белән бер сәхнәдә чыгыш ясау миңа би-и-ик ошады. Катнашкан өчен гаҗәеп шигырьләр җыентыгы да бүләк иттеләр әле!

Ире Илгиз һәрвакыт, кагыйдә буларак, фотограф була. «Инде аны да татар җырына һәм үз мавыгуыма тарттым», — дип көлә Зәлия ханым. Мин коллекция альбомын актарам (фотосурәтләр саны ике дистәдән арткан), бер үзенчәлек күзгә ташлана: бәхетле йөзләр. Язма героем турында әйтмим дә инде.

— Бу концертларда мин ял итәм. Көндәлек мәшакәтьләрдән арынам. Артистлар, музыкантлар көче белән илһамланып, канатланам. Ә инде бергә төшкән фото да истәлеккә калса, икеләтә рәхәт, ул сурәтләргә карап, мин шул мизгелгә әйләнеп кайтам, якты кичерешләр искә төшә.

Данир Сабиров, Лия Шәмсина, Гүзәлия, Марат Фәйрушин, Илсия Бәдретдинова, Диләра Мироваева, Ләйсән Гыймаева, Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, «Айфара» төркеме һәм башкалар — барысы да тәрбияче һәм күңеле белән артист Зәлия Хуҗина тупланмасында. Бала чагында ул театр уйнарга хыялланган икән. Хәер, җанны эретерлек итеп язу, чын йөрәктән җырлау, искиткеч конферансье булу аның балалар белән шендә бик булышкан. Аның тагын ике теләге бар: беренчесе — җыр язу, һәм аны Ришат Төхвәтуллин башкарсын иде Һәи икенчесе: яраткан Зәйнәп Фәрхетдинова белән бер сәхнәдә җырлау, истәлеккә бергә фото калдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев