Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар Бөтендөнья татар конгрессында

Кичә - Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының беренче көне утте.Иртәнге сигездән татар конгрессы бинасында делегатларны теркәү башланды. Төшке аштан соң делегатлар эшкә тотындылар. ТР Фәннәр академиясендә "Татар рухы: тел һәм мирас" дискуссия мәйданчыгында татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын карап тикшерү эше барды. ТР мәдәният министрлыгында...

Кичә - Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының беренче көне утте.Иртәнге сигездән татар конгрессы бинасында делегатларны теркәү башланды.
Төшке аштан соң делегатлар эшкә тотындылар.
ТР Фәннәр академиясендә "Татар рухы: тел һәм мирас" дискуссия мәйданчыгында татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын карап тикшерү эше барды.
ТР мәдәният министрлыгында "Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек" дискуссия мәйданчыгы эшләде.
"Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Гаилә, демография, милли тәрбия" дискуссия мәйданчыгы һәм "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе" дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.
Кич белән делегатлар һәм съезд кунаклары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бардылар. Анда "Казан" бию ансамбленең "Казан хәзинәсе" тарихи-хореорафик спектаклен карадылар.Бүген М.Жэлил опера балет театрында пленар утырыш узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев