Алабугалылар беренче очрашулар һәм гадәти булмаган тәкъдимнәр турында сөйләде
Бүген — Гашыйклар көне.
Чын мәхәббәтнең чиге юк, һәм ул иң көтелмәгән урыннарда һәм вакытта барлыкка килергә мөмкин.
Игорь белән Софья: яңа бүлек
Игорь һәм Софьяның мәхәббәт тарихы 2021 елда башлана. Ул вакытта кыз университетта укый гына башлый, ә аның булачак сөйгәне көллияттә укуын тәмамлый. Аларның язмышлары танышу сайты ярдәмендә үрелгән. Бүген алар бу мизгелне җылылык белән искә ала.
Софья өчен Алабуга — яңа шәһәр, шуңа күрә ул яңа танышлар эзли башлый. Ул вакытта Игорьның аягы сынган булу сәбәпле, алар озак кына социаль челтәр кысаларында аралаша. Беренче очрашулары гипсны салдыргач була. Танышуның өченче көнендә үк Игорь Софьяга очрашырга тәкъдим итә, ләкин ул вакытта кире кагыла.
Берничә ай аралашканнан соң кызның йөрәге мәхәббәттән эри. Ләкин озакламый алар аерылышырга мәҗбүр булалар: егеткә армиядә хезмәт итәр вакыт җитә. Икесе дә очрашуны көтәчәкләренә алар бер минут та шикләнми.
Күптән түгел Игорь сөйгәненә тәкъдим ясаган. Ул, Софьяны вокзалдан каршы алып, кичке ашка чакырган, ә аннары балчыктан чүлмәкләр җитештерү буенча мастер-класска алып барган. Нәкъ менә шунда ул Софьяга тәкъдим ясый да инде.
Аларның тагын бер үзенчәлекле күрешүләре полициядә була. Софьяны судка битлек режимын бозган өчен чакыралар, ә Игорь, чын яклаучы буларак, сөйгәне белән бара.
21 февраль көнне Софья белән Игорь мөнәсәбәтләрнең яңа бүлегенә аяк басачак: аларны Мендельсон вальсы һәм парлы балдаклар көтә.
Айдар белән Алсу: язмыш таксисы
Язмышны теләсә кайда очратырга мөмкин, диләр. Ә таксида очратып буламы? Айдар белән Алсуның мәхәббәт тарихы нәкъ менә шулай башлана...
— Безне таныштырырга теләделәр, ә аның ашыгыч заказы бар иде, һәм ул бик тиз китте, — ди Алсу. Әмма кыз Айдарга шулкадәр ошаган ки, ул аны социаль челтәрдә тапкан, алар шунда аралаша башлаган.
Язмыш кызык нәрсә, ул гашыйк йөрәкләрне кайчан һәм ничек очраштырырга икәнен үзе хәл итә. Беркөнне иртән Алсу тагын таксига заказ бирә. Килеп туктатаган такси рулендә, әлбәттә, Айдар була!
— Без юл буе бер сүз дә дәшмәдек, ә кичен социаль челтәрдә язышып, бер-беребездән көлдек һәм, ниһаять, телефон номерлары белән алмаштык. Менә шуннан бирле 12 ел бергә инде, — дип сөйли пар.
Равил белән Камилә: әкияти мизгел
Тикшеренүләр буенча, кешеләрнең 49 проценты сөйгән ярын югары уку йортында укыганда очрата, ә аннары өйләнешә. Безнең геройлар бу статистикага керә: нәкъ менә Алабуга институты аларга очрашырга ярдәм иткән. Егет тәкъдимне Алабуганың иң матур урыннарының берсендә ясаган.
— Бу минем туган көнемдә, 29 декабрьдә булды. Равил мине Алабуга шәһәрлегенә алып китте, миңа чәчәк бәйләме бүләк итте, тәкъдим ясады, ризалашмыйча булдыра алмадым, — ди Камилә елмаеп.
Андрей белән Татьяна: Гашыйклар көне
Беренче күрешү — 14 февраль көнне. Искиткеч романтик яңгырый. 14 ел элек Андрей белән Татьянаның мәхәббәт тарихы нәкъ менә шулай башланып китә.
Егет — бер, ә кыз — икенче шәһәрдә яши. Очрашырга ниндидер сәбәп табарга кирәк була. Андрей 14 февраль көнне Татьянаны концертка чакырырга була. Шунда алар беренче тапкыр очрашалар. Әлеге очрашу парның тормышын мәңгегә үзгәртә.
— Без читтән торып таныш идек, ул миңа ноутбукны көйләргә ярдәм итте. Ләкин нәрсәдер аны, коры программистны, концертка барырга этәргән, өстәвенә, башка шәһәргә. Менә инде 14 ел аерылышмыйбыз, — дип уртаклаша Татьяна.
Динар белән Илүзә: биеклектә ясалган тәкъдим
Кинодагы кебек тәкъдим! Тормышта шулай буламы? Әйе, гашыйк ир-ат күп нәрсәгә сәләтле. Динар моны үзенең романтик тәкъдиме белән исбат итте.
— Мин ул вакытта институтта укый идем әле. Дәресләрдән кайткач, Динар шалтыратты. Мине тәрәзә янына килергә сорады, ә мин 3 нче катта яши идем. Ә тәрәзә артында ул басып тора! Чәчәк бәйләме һәм йөзек белән. Мин шок хәлендә калдым. Әлбәттә, мин ризалаштым!
Шулай итеп, Динарны мәхәббәт канатландырган, һәм өч кат ара да романтик тәкъдим өчен киртә була алмаган.
Марат белән Гөлназ: гомерлек мәхәббәткә әверелгән балачак дуслары
Алар балачактан ук таныш. Иң нык мөнәсәбәтләр дуслыктан килеп чыга, диләр. Марат белән Гөлназ моңа бик яхшы дәлил.
— Безнең тыгыз аралашуыбыз 2010 елда башланды. Ул вакытта Маil һәм «ВКонтакте» социаль челтәре популяр иде. Ул беренче булып язды, ә мин аралашырга каршы түгел идем. Биш еллык мөнәсәбәтләрдән соң без өйләнештек, хәзер безнең ике балабыз бар. Маратка безнең мәхәббәт һәм балаларыбыз өчен мин бик рәхмәтлемен, — дип сөйли Гөлназ.
Булат белән Руфия: шатлык яшьләре
Руфия Булатны беренче тапкыр 2015 елда күрүен искә төшерә. Ул вакытта Булат Мамадышка Алабуга институты вәкилләре составында профориентация концерты белән килә, ә Руфия 11 нче сыйныфны тәмамларга җыена.
— Бәлки мин Булатка игътибар да итмәс идем, ләкин ничек инде үз факультеты исемендә хата ясаган кешене игътибарсыз калдырасың. Татар баласына рус сүзләре авыр бирелә шул, — дип елмая Руфия.
Икенче тапкыр ул үзенең булачак сөйгәнен Алабуга институты тулай торагына урнашканда күрә. Шкаф, суыткыч кебек уңайлыклары булган яхшы бүлмә бирүләренә кызлар бик шатланалар.
— Сөенеп яшәвебезгә бер көн булдымы икән, Булат кереп, суыткычны алып чыгып китте. Безгә кадәр бу бүлмәдә яшәгән кызларның суыткычы булган ул. Уку дәвамында яхшылап танышкач, аның яхшы, тырыш егет икәненә инандым, — дип сөйли Руфия.
Мондый парның тәкъдиме дә гадәти булмаган — институтның зур сәхнәсендә.
— Мин ул көнне КВНда катнаша идем. Барысы да яхшы, сценарий буенча бара. Имеш егет белән кыз талаша. Мин артым белән борылып басам, Булат мине юатырга тиеш. Ләкин никтер Булат сүзләрен әйтми. Кинәт залдагы кешеләр сызгыра һәм кычкыра башлады. Мин һаман борылган килеш басып торам... Нәрсә уйларга да белмим. Булат «Руфия, борыл әле...» ди. Үзем көләм, үзем елыйм. Ул чагындагы хисләремне аңлатып булмый, — дип уртаклаша Руфия.
Алексей белән Татьяна: язмыш бүләге
Алексей белән Татьянаның мәхәббәт тарихы искиткеч үзенчәлекле.
— Безнең дус компания бар иде, мин Алексейны ул вакытта ук ошатым йөрдем. Мин егетләргә өч исемле бүләк чынаягына заказ бирдем. Аларның һәрберсендә: «Әгәр сезгә бу чынаякны бүләк иткәннәр икән, димәк, сезне яраталар» дигән язу булган икән. Заказ биргәндә мин товарның тасвирламасын ахыргача укып бетермәдем. Һәм менә малайлар җыелдылар, мин бүләкләремне тапшырдым. Минем ирем (ул вакытта дустым гына) шул ук кичне миңа бу хакта язды. Шулай итеп, бу язулар ярдәмендә хисләребезнең уртак булуы ачыкланды, — дип сөйли Татьяна. Шуннан соң язмышка ничек ышанмыйсың?
Таня шулай ук романтик сюрприз белән бәйле вакыйга белән дә уртаклашты:
— Мин үземнең туган көнемне Мәскәүдә, ирем белән әле таныш булмаган чакта каршыларга күптән хыяллана идем. Бервакыт дуслары аңа бу турыда сүз арасында гына әйткәннәр. Туган көнемә бер-ике көн кала ирем миңа самолетка электрон билетлар җибәрә: «Хыялны тормышка ашырырга кирәк» дип язган иде. Шулай итеп, 23нче туган көнемнең иртәсен мин аэропортта каршыладым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев