Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар ике ай эчендә мошенникларны 11 миллионга баеткан

Инде берничә ел рәттән җинаятьчеләр бөтендөнья челтәре һәм кәрәзле телефоннар ярдәмендә кешеләрдән алдап акча урлау белән шөгыльләнә.

Бу тема даими рәвештә яктыртылып, җинаятьчеләр хәйләсенә эләкмәс өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәклеге сөйләнсә дә, гражданнар әле дә алдана.

Агымдагы елның ике аенда районыбызда яшәүчеләр мошенникларга үз куллары белән 11 миллион сумнан артык акча җибәргән, кешеләр тораксыз, машинасыз, еллар дәвамында тупланган акчасыз кала. Соңгы очракларның берсендә алабугада яшәүче ир-ат җинаятьчеләргә 4 миллионга якын акчасын биргән, нәтиҗәдә, торыр урыныннан да колак каккан.

Полиция башлыгы урынбасары Олег Петров сүзләренчә, мондый очраклар, кызганычка каршы, арта бара. Мошенниклар акча урлауның яңадан-яңа ысулларын да уйлап таба. Мәсәлән, гыйнварда җинаятьче, үзе белән банк хезмәткәре дип таныштырып, 54 яшьлек алабугалыга кемнеңдер аның исеменнән кредит рәсмиләштерүе хакында хәбәр итә. Әлеге кредитны бетерү өчен, икенче кредит алып, беренчесен капларга кирәклеген әйтә.

Җинаятьче акчаны күчерү өчен исәп-хисап счетын да күрсәтә, шул ук вакытта бу операция турында берәүгә дә әйтергә ярамый дип кисәтә, янәсе, мошенникларны эзәрлекләү бара. Нәтиҗәдә, алданган хатын-кыз мошенникларга 1, 2 миллион сумга якын акча «бүләк иткән».

2023 елның ноябереннән җинаятьчеләр алдауның яңа схемасын актив куллана башлаган. Алар кешеләргә кәрәзле элемтә компаниясе операторлары булып шалтырата һәм кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтү турындагы килешүне озайту кирәклеге турында хәбәр итәләр, шул ук вакытта бу вакытта телефонга килә торган СМС-кодны сорыйлар. Кирәкле цифрларны белеп алгач, җинаятьчеләр Дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеге ала һәм шәхси кабинетка керүне блоклый. Шуннан соң зыян күрүчегә телефон аша аның "шәхси кабинеты"на башка кешеләрнең керүе хакында хәбәр итәләр, янәсе, җинаятьчеләр аның счетыннан акча урламакчы. Булган акчаны саклап калу өчен, аны куркынычсыз счетка күчерергә тәкъдим итәләр. Аңлашылганча, чынлыкта бернинди куркынычсыз счет турында сүз бармый, җинаятьчеләр әйткәннәрне үтәп, кеше үз акчасын югалта.

Агымдагы ел башында мошенниклар, саклауга акча салу сылтавы белән, Алабугада яшәүче 38 яшьлек хатны-кызның 2,8 миллион сум акчасын урлаган. Хатын-кыз, кертемнән процент алырга теләп, аңа шалтыраткан мошенникларга тулысынча ышанган. Тагын бер алабугалы үз гаризасында шундый ук хәл турында хәбәр итә. Ул да, инвестицияләрдән процент алырга теләп, мошенниклар хәйләсенә эләгә. Нәтиҗәдә, җинаятьчеләргә 2,6 миллион сумнан артык акча күчереп, үз акчасыннан да, кредит акчаларыннан да мәхрүм калган.

Тагын бер мисал. Мондый схема буенча гариза берьюлы өч җирле хатын-кыздан килә, аларның балигъ булмаган балалары, уен валютасын сатып алырга теләп, билгесез сылтамалар буенча үтәләр һәм ата-аналарының акчаларын мошенникларның счетларына күчерәләр. Зыянның гомуми суммасы 150 мең сум тәшкил итә.

Шулай ук мошенникларның кыңгыр эшләре өчен яраткан урын булып бушлай белдерүләр сайтлары, социаль челтәрләрдә кешеләр товарлар сата яки сатып ала торган төркемнәр тора.

Сүз уңаеннан, бу елның ике аенда кесә телефоннары һәм интернет ярдәмендә кылынган 52 җинаять теркәлгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 27 процентка күбрәк. Элегрәк мошенникларның корбаннары күрбәк пенсионерлар булса, хәзер алар 35 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Зыян күрүчеләрнең күпчелеге ир-атлар.

Моны истә тоту мөһим! Хокук саклау органнары хезмәткәрләре, банклар хезмәткәрләре банк карталары мәгълүматларын, СМС-хәбәрләрдән кодларны, шәхси мәгълүматны сорамыйлар. Әгәр дә сездән шундый нәрсәләрне сорыйлар икән, бу мошенниклар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев