Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар сорауларына җавап алды

Алабуга шәһәр мәдәният сараенда Ветераннар советының җәмәгать кабул итүе булды.

Чарада АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова да катнашты.

Очрашу башында Людмила Рыбакова районның социаль-экономик үсеше һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгын уздыру турында сөйләде.

– Чаралар башланды инде. Быел Сталинград янында җиңүгә 75 ел булды, безнең районда анда катнашучы ике ветеран яши, аларны без өйләрендә котладык. Үзәк китапханәдә Ленинград блокадасы тәмамланган көнгә багышланган чара уздырылды. Чараларның төп планына шулай ук ветераннар һәм сугышта катнашучыларның торакларын төзекләндерү, аларга материаль ярдәм, мәктәпләрдә концерт программалары, газеталарны яздыру керә. Бүген безнең төп бурычыбыз – бу вакыйгалар хәтергә кереп калсын өчен, яшьләр белән эшләү, чөнки истәлекле даталар онытыла бара. Моңа юнәлдерелгән проектларның берсе – “Сугыш еллары фотосы”. Безгә сезнең ярдәм кирәк. Бәлки дусларыгызның, туганнарыгызның яки танышларыгызның берәрсендә сугыш хатлары сакланып калгандыр. Аларны архивка яки үзәк китапханәгә алып килсәгез иде, аларны сканер аша үткәреп, ТР Милли архивына җибәрерләр, ә анда хатларны компьютерда җыярлар һәм аларны башкалар да күрер иде, – дип хәбәр итте ул һәм җыелган бар кешене 24 февральдә безнең шәһәрдә буласы сугыш еллары хатларыннан торган күчмә күргәзмәгә чакырды. Күргәзмә шәһәр мәдәният сараенда бары тик ике көн генә булачак.     

Шулай ук, традиция буенча, өлкән кешеләр төрле ведомство вәкилләренә үз сорауларын бирә алды. Бу юлы сорауларның күбесе шәһәр транспорты маршрутына кагылышлы иде. Күбесе иҗтимагый объектларга баруның уңайсыз булуына зарланды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Кирилл Мокшин бүген берничә яңа маршрут каралганын белдерде. Моннан тыш, Людмила Николаевна һәр тукталышта маршрутларның йөрү вакытлары белән мәгълүмат тактасы урнаштырырга тәкъдим ясады. 

Сәламәтлекне саклауга кагылышлы сораулар да читтә калмады.

– Нигә безгә шприцларны үзебезгә сатып алырга туры килә? Төрле аптекаларда аның бәясе – 12-13 сум тора, бу бәя пенсионерларның кесәсенә суга. Шприцлар өчен акча бүленеп бирелми мени ул? – дип кызыксынды кабул итүгә килүчеләрнең берсе.

– Бу сорау беренче тапкыр гына бирелми инде, шуңа күрә мин тагын бер тапкыр аңлатам. Медикаментларны безгә Медтатфарм куя, без аларга заявка җибәрәбез. Кайчагында аларның кайберләре булмый һәм сатып алырга туры килә. Безгә килгән бар финансны, беренче чиратта, кыйммәтле препаратларга тотарга тырышым. Алар, сүз уңаеннан, бер мең генә дә тормыйлар һәм аларны һәркем сатып алыр хәлдә түгел. Ә аптекалардагы шприц бәясенә безнең бернинди катнашыбыз юк, – диде Алабуга Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов.  

Мондый очрашулар үткәрелеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X