Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар Тәлгат Галиуллинның өр-яңа китабын укый ала

«Алабуга нуры» газетасы редакциясенә өр-яңа китап кайтты.

Тәлгат Галиуллинның «Ана корт» басмасы — «Казан утлары» китапханәсенең егерме өченче китабы.

Күренекле язучы, әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин әлеге китабына кергән повесть һәм хикәясендә укучыларын яңа заманның әхлакый йөзе турында уйланырга чакыра. Автор яңача яшибез дип, адәм балалары гасырлардан гасырларга күчә килгән рухи кыйммәтләрнең асылын җуймыймы, ярату, миһербанлылык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны икейөзлелек, хөсетлек, табыш артыннан кууга алыштырып, кешелеклелеген югалтмыймы дигән тәнкыйди сораулар куя.

«Ата-ана, милли җирлек тәрбиясе, чал гасырлар аша килгән геннар тәэсире белән беррәттән, кешене яшәргә тормыш үзе өйрәтә икән. Тулы гаиләдә эшләп үсте Нәфисә. Йорт тулы малларга күлдән көянтәләп, су ташыды, кул пычкысы белән утын кисүне дә авыр гамәлгә санамады. Буш вакытларында аның иң яраткан шөгыле — әтисенең умарталарын янында утыру, кортлар тормышын, үзара мөнәсәсбәтләрен күзәтү иде». («Ана корт» повестеннан өзек)

Җыентыкка «Ана корт» повесте һәм «Түрәләр сые» хикәясе кергән.

Китап «Алабуга нуры» газетасы редакциясендә сатыла. Теләге булганнар аны Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча килеп алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8 (85557) 3-81-11.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев