Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар тоталь диктант язды

14 апрельдә КФУның Алабуга институтында берьюлы ике мәйданчыкта, өченче ел рәттән, алабугалылар Бөтенсоюз мәгариф чарасына кушылды.

“Тоталь диктант” акциясе теләге булган һәркемгә рус теленнән дөрес язу күнекмәләрен тикшерергә мөмкинлек бирә. Быел анда 149 кеше катнашты.

Чарада дөньяның 70 иленнән бер меңнән дә артык шәһәр вәкилләре, безнең республикада 4 меңнән артык кеше катнашты.

Тоталь диктантны беренче тапкыр гына язуым түгел. Үземне тикшереп, белемемне камилләштерү өчен катнашам. Беренче мәртәбә язганнан соң, бар язу кагыйдәләрен кабатлау теләге туган иде, − ди Лариса Йосыпова.

Текстны ел саен кайсы да булса танылган язучы әзерли. Быел Гүзәл Яхина, “Зөләйха күзләрен ача” романының авторы,  үзенең яңа, басмага әзерләнеп килүче “Балаларым минем” әсәреннән алган өзекне өч өлешкә бүлгән: “Иртә”, “Көн”, “Кич”. Беренчесе Мәскәү вакыты белән Ерак Көнчыгышта һәм Көнчыгыш Себердә иртәнге сәгать сигездән, икенчесе – Көнбатыш Себердә һәм Уралда сәгать унбердән, өченчесе – Россиянең Европа өлешендә сәгать икедән яңгырады.

− Диктантны шәһәр һәм район мәктәпләре укытучылары тиз тикшерә. Хатасыз эшләрдән “бишле”гә бара торганнарын бергәләп сайлыйбыз. Үткән елда безнең биш кеше “бик яхшы” билгесе алды, ике ел рәттән алар арасында университетның биология факультеты мөгаллиме Илзирә Гыйбадуллина бар иде, − ди диктантны әйтеп яздыручы Рәисә Әюбова. 

Чит ил кешеләре өчен аерым мәйданчык оештырылган иде, алар диктант тексты буенча төзелгән 10 биремнән торган “TruD” тестын үтәде.

Нәтиҗәләр буенча, диктантны 3 кеше “бишле”гә, 22 кеше – “дүртле”гә, 32 кеше – “өчле”гә язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев