Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар урман көнендә катнашты

Алабуга шәһәре һәм районы “Урман утырту көне” экологик акциясенә кушылды. Әлеге чара урман ресурсларын арттыру, гражданнарда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын аны саклау проблемасына җәлеп итү, экологик хәлне һәм хайваннарның яшәү мохитен яхшырту максатыннан үткәрелә.

Алабуга урманчылыгы Җир, Финанс-бюджет, Икътисад палаталары белән берлектә Тынычлык проспекты һәм Интернационал урамы кисешендә агачлар утыртты.

Шулай ук 52нче квартал кишәрлегендә 5,2 гектар мәйданда да агач үсентеләре утыртылды.

– Барлыгы 1750 агач утырттык. Алар арасында миләш, нарат, сперея һәм чыршы бар иде. Бу чара халык өчен бик кирәкле. Без ел саен урманда 40 гектар һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә чокырларны ныгыту программасы  буенча – 45 гектар үсенте утыртабыз. Алабугалылар үз куллары белән утырткан әлеге агачларны карап, сулар сибеп, матур гына үстерсеннәр иде, – диде Алабуга урманчылыгы директоры Миңнегаян Мөхәммәтҗанов.

– 2010 елда бу кишәрлектә янгын булды. Янган агачларны кисеп, яңадан утыртып бетердек инде. Хәзер матур агачлар үсә. Бу безнең хезмәтебез. Ел саен үлгән агачларны алыштырып барабыз. Шул рәвешле утыртылган үсентеләр 100 процент үсеп китә. Агачлар 70 сантиметр саен утыртыла. Янгын гына булмасын, үсәрләр. Аеруча янгын куркынычы чоры булганга,  унбишенче майга кадәр урманнарга керү бөтенләй тыела. Урман – безнең сәләмәтлегебез. Чүп булмаганда, урманда йөрү бик рәхәт. Халык чүп күп дип зарлана – берәр гамәл кылыгыз, диләр. Шлагбаум куярга уйлаган идек, инде әзерләдек тә, ләкин әлегә килешү юк, – дип хәбәр итте урман остасы Зөфәр Сәетов.
Чарада Танайка авылы яшәүчеләре дә бар иде. Алар үсентеләр алыр өчен махсус килгән.

– Без “Тынычлык” скверы ясарга, анда агачлар утыртырга булдык. Хәлебезгә кереп, үсентеләр алырга рөхсәт итүләренә бик шатбыз. Авылыбызга кайтып җитү белән актив авылдашларга шалтыратачакмын һәм сквер булачак. Без гранд оттык, аның хисабына биредә олылар да, балалар да ял итә алырлык  утыргычлар, шулай ук чүп савытлары урнаштырырга телибез, – диде “Аланлык” территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Татьяна Кельш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев