Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалыларга эре һәм төзелеш чүп-чарларын кайда ташларга булганлыгын аңлаттылар

Кайбер намуссыз алабугалылар чүп-чарны тиешсез урыннарда законсыз рәвештә ташлавын дәвам итә.

Тәртип бозучылар әледән әле табылып тора. Чүпләрен теләсә кая ташлаучыларның яраткан урыннарының берсе — РайПО янындагы контейнер мәйданчыгы. Анда видеокамералар урнаштырылган, һәм видеолардан анда төзелеш чүп-чарлары китерелүе яхшы күренә. Әлбәттә, тәртип бозучыларны табалар һәм җәза да бирәләр. 

Әлеге тема социаль челтәрләрдә дә басылып чыкты. Комментарийлардан күренгәнчә, халык эре габаритлы һәм төзелеш чүп-чарын кайда ташларга кирәклеген белмәве ачыкланды. Без шушы сорауга ачыклык кертергә булдык. 

Каты коммуналь калдыкларны (азык-төлек калдыклары, савытлар һәм пакетлар, упаковка һәм башка пластик, өс киеме һәм аяк киеме) күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалларында урнаштырылган чүп савытларына курыкмыйча ташлый ала. Алабуганың шәхси секторында чүп-чарны расланган график буенча чүп җыючы машинага ташлыйлар.

Көнкүреш калдыкларыннан тыш, эре габаритлы чүп-чар да була. Аңа, мәсәлән, иске мебель һәм техника керә. Аларны махсус контейнер мәйданчыкларында гына калдырырга мөмкин. Мондый чүп-чарны тәртип белән өеп куеп, чүп машинасына төяү өчен әзерләргә кирәк. Шәхси секторда эре габаритлы чүп-чарны ташлау өчен +7-937-576-97-00 телефоны аша шалтыратырга һәм диспетчерга гариза калдырырга кирәк. Ул, үз чиратында, шундый берничә гаризаны җыеп, чүпне чыгару көнен билгели һәм бу мәгълүматны халыкка җиткерә. 

Төзелеш калдыкларын утильләштерү турында аерым әйтергә кирәк. Аларны гадәти контейнерларга ташлау катгый тыела, алар янында өеп калдырырга да ярамый. Мондый чүп-чарны чыгару турында кеше үзе кайгыртырга тиеш, ягъни төзелеш калдыклары өчен махсус контейнер сорап төбәк ташучысына яки башка махсус оешмаларга гариза калдырырга кирәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин билгеләп үткәнчә, Алабугада моны төбәк операторы «Гринта»га (тел.8-909-313-08-14) яки «МПО ЖХ и Б» җәмгыятенә (тел. 8-917-266-94-22) шалтыратып эшләргә мөмкин. Әлеге хезмәт түләүле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев