Алабугалыларга ипи җитәме?
Бер ай элек Алабуга азык-төлек комбинаты үз эшчәнлеген туктатты.
Киләчәктә анда нәрсә җитештереләчәге әлегә билгеле түгел. Сатучылар бу предприятие продукциясе юклыгын сизгәнме — без шул турыда белешергә булдык.
Берничә сәүдә ноктасы буйлап узганнан соң, үз соравыбызга җавап алу өчен шәһәрнең икмәк пешерә торган пекарняларына кердек. Танылган сәүдә челтәре супермаркетларында икмәк продукциясе киштәләрендә төрлелек хөкем сөрә. Сатучылар игътибар иткәнчә, кибетнең үз пекарнясы бар, анда пирожкилар, батон, багет, түгәрәк ипи дә пешерелә. Аларны да сатып алучылар яратып ала. Тәкъдим ителгән икмәк күләме эш көне ахырына кадәр җитә, ә бу 23.00 сәгатькә кадәр диярлек.
— Мин ипинең төрлесен сатып алам. Кайвакыт җитен орлыклары белән, гади ак икмәк тә була. Безнең азык-төлек комбинатының ипиен дә алган бар иде, алай начар түгел иде, — диде үзен Алия Рөстәмовна дип таныштырган сатып алучы.
Нефтьчеләр проспектында урнашкан шәһәр пекарняларының берсендә безнең сорауга бераз гаҗәпләнделәр. Хезмәткәрләр әйтүенчә, алар икмәкне аз күләмдә пешерәләр һәм аңа ихтыяҗ үзгәрмәгән.
Алабуганың танылган икмәк пешерү челтәре директоры Газинур Хәйдаров шулай ук аларның икмәк пешерү һәм сату күләме элеккечә калганын билгеләп үтте.
Димәк, алабугалылар өчен ипи, шул исәптән Алабуга ипие дә җитәрлек күләмдә пешерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев