Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалыларга хуҗасыз этләр өеренә юлыкканда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар 

Бу турыда Алабуга районы буенча ЭЭМ бүлегенең инспектор-кинологы Раиф Сафин сөйләде.

Язны кешеләр генә түгел, хайваннар да түземсезлек белән көтә. Мартта этләрнең "туйлар«ы башлана, алар көтүләре белән йөри башлый һәм кеше белән очрашканда, ташланырга мөмкин.

Этләр өеренә юлыксагыз, нәрсә эшләргә? Бу турыда Алабуга районы буенча ЭЭМ бүлегенең инспектор-кинологы Раиф Сафин сөйләде.

− Этләр берничә очракта ташлана: ач булсалар, курыксалар, балаларын яисә урыннарын якларга теләсәләр, шулай ук котыру авыруы белән чирле булсалар, − ди белгеч.

Шулай да, әгәр шундый очрашу килеп чыккан икән, һәм аның яхшы тәмамланасына ышанычыгыз булмаса, этнең күзләренә карамагыз, аңа аркагыз белән борылырга тырышмагыз, һәм этне куркытмас өчен, каты тавышлар чыгармагыз. Аны әйләнеп үтеп, юлыгызны дәвам итү яхшырак. Алдыгызда эт көтүе очраса, йөгермәгез, читкә китәргә тырышып, аларга юл бирегез. Йөгерсәгез, дүрт аяклы дуслар сезнең арттан ташланачак. Һөҗүм итәләр икән, ул чагында инде ярдәмгә чакырыгыз. Сезнең ялгыз түгелегезне күргәч, эт китәчәк. Иң мөһиме — хайваннарга сезне аяктан егарга мөмкинлек бирмәскә. Кулыгызда яисә янәшәдә нинди дә булса әйбер бар икән, аның белән эткә сукмагыз, иң яхшысы — ике арада каршылык итеп файдаланырга.

− Балаларга яхшы аңлатыгыз: этләргә якын килергә ярамый. Аларны сыйпап, ашатырга да кирәкми. Алар азыклана торган җир — ул аларның урыны, һәм алар үз территорияләрен һәрвакыт нык саклый, − дип киңәш итә кинолог.

Әйтергә кирәк, стерильләштерелгән этләр куркыныч түгел. Аларны кырылган ян-якларыннан танырга була. Кагыйдә буларак, алар кешеләр арасында тыныч кына йөриләр, кибет алларында яталар, беркемгә дә тимиләр. Урам этләрен Алабугада ел ярым элек стерильләштерә башладылар, аннан соң аларга вакцина ясыйлар һәм урамга чыгаралар. Федераль закон шуны таләп итә. Шәһәр хуҗалыгы буенча чираттагы киңәшмәдә бу мәсьәлә турында сөйләштеләр. Анда «Тугрылык» приютының җитәкчесе Анжелика Ивашечкина да катнашты. Ул киңәшмәдә катнашучыларга этләрне атуның кешелексезлек булуын әйтте, бер эт урынына башкалары киләчәк дип аңлатты. Моннан тыш, Анжелика Ивашечкина белдерүенчә, шәһәр һәм авыл урамнарында караучысыз калганнардан башка, хуҗалы этләр дә күп йөри. «Безгә еш кына шалтыраталар һәм урамда йөрүче эт көтүләре турында хәбәр итәләр, — ди ул. — Мәсәлән, күптән түгел генә Танайкадан шалтыраттылар, 10 эт турында хәбәр бирделәр. Без анык беләбез: аларның 8е — йортныкы.

Шулай да авыл кешеләре, күршеләре белән низаглашмас өчен, полициягә гариза язарга теләми. Колосовкада да этләр иркенләп йөри».

Эт көтүләре турында 3-37-39 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Үзегезнең исем-фамилиягезне, хайваннарны кайда күрүегезне әйтергә кирәк. Ул урынга махсус бригада чыгып, этләрне стерильләштерергә алып китәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев