Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалыларга пиротехника куллану кагыйдәләре турында искә төшерәләр

Яңа ел бәйрәмнәре фейерверк кебек пиротехника эшләнмәләреннән башка узмый.

Бу чорда күп кенә шәхси эшмәкәрләр, шулай ук юридик затлар Алабуга муниципаль районының сәүдә объектларында төрле пиротехника сата башлыйлар. Тик шул ук вакытта пиротехника продукциясен контрольсез, кирәкле янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәмичә сату, күп кенә янгыннарның, травма алу очраклары һәм хәтта кешеләрнең үлеменә сәбәп була.
— Пиротехника эшләнмәләрен ваклап сәүдә итүне бары тик юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында һәм шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрында булган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә башкара ала. Пиротехника эшләнмәләрен махсус кибетләрдә, бүлекләрдә (секцияләрдә), павильоннарда һәм киоскларда сатарга рөхсәт ителә, боларда продукциянең сакланышы тәэмин ителергә, аңа турыдан-туры кояш нурлары, атмосфера явым-төшемнәре эләкмәс өчен шартлар тудырылырга, янгын куркынычсызлыгы таләпләре катгый үтәлергә тиеш. Сәүдә объектларында сәүдә (күргәзмә) җиһазларының конструкциясе һәм урнаштырылуы сатып алучыларның пиротехника эшләнмәләренә мөстәкыйль рәвештә керүен булдырмау шарт. Сатучы, пиротехника эшләнмәләрен сатканда, әлеге эшләнмәләрнең билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен раслау турында мәгълүмат, янгын куркынычсызлыгы сертификаты һәм җитештерүче яки товар белән тәэмин итүче (сатучы) тарафыннан рәсмиләштерелгән, товар озату документлары белән һәм товарның һәр исеме буенча аның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен раслау турында мәгълүматлар җиткерергә тиеш, — дип аңлатты Алабуга районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Евгений Нагорных.
Пиротехниканы түбәндәге урыннарда (очракларда) сату тыела:
— торак биналарда, вокзал биналарында (һава, диңгез, елга, тимер юл һәм автомобиль юллары), тимер юл станцияләре платформаларында, метрополитен станцияләренең җир өсте вестибюльләрендә, урамнарда урнашкан сәүдә объектларында. Шулай ук пиротехниканы гомуми файдаланудагы транспорт чараларында һәм янгын куркынычы булган җитештерү объектлары территорияләрдә, җир асты корылмаларында сату тыела.
— 16 яшькә җитмәгән затларга (әгәр җитештерүче тарафыннан башка яшь чикләмәсе билгеләнмәгән булса);
— яраклылык вакыты чыккан продукциянең идентификация билгеләре булмаганда (югалганда), эксплуатацияләү буенча инструкция, туры килүнең мәҗбүри сертификаты яисә тәңгәллек билгесеннән башка.
Маркировкалары булмаган яки техник регламент таләпләренә туры килми торган маркировкасы булган, шулай ук төрелмәнең бөтенлеге һәм яраклылык срогы чыккан пиротехника әйберләре кулланылыштан алынырга тиеш.
— Бәйрәм чараларын уздырганда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында Алабуга муниципаль районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге тарафыннан ноябрьдән гыйнварга кадәр пиротехника әйберләрен сату урыннарын ачыклау буенча профилактик чаралар үткәрелә, шул исәптән сәүдә нокталарының пиротехника әйберләрен сатканда куела торган таләпләргә туры килү-килмәүне һәм сертификатларының, рөхсәтләренең булу-булмавын тикшерү үткәрелә. Югарыда күрсәтелгән таләпләрне бозуга карата Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә чаралар күреләчәк, — ди Евгений Нагорных.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев