Алабугалыларга район Советының X хисап сессиясендә бүләкләр тапшырылды
Алабугада 21 февральдә Алабуга муниципаль районы Советының X хисап сессиясе узды.
Чара кысаларында бүләкләүләр дә булды.
Рөстәм Нуриев РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәткән өчен РФ Оборона министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйковага РФ Финанс министры рәхмәт хаты тапшырылды.
Табиб-психиатр Илдар Гәрәевка ТРның атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде.
И.И. Шишкин йорты-музей мөдире Лиса Башкировага Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеме «Яңа Юраш» АФ ЯАҖ тракторчысы Фәнис Галиевка бирелде.
АМР башлыгы урынбасары Олег Колпаковка, «Барс» яшьләр белән эшләү буенча белгеч Роман Епанешниковка, 2нче спорт мәктәбенең көрәш буенча тренеры Илнар Галимовка ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында торак алу өчен сертификат Исхаковлар гаиләсенә тапшырылды.
Моннан тыш, АМР башлыгының Рәхмәт хатлары белән мобилизацияләнүчеләргә ярдәм күрсәтүдә уңышка ирешкән активистлар — КФУ ның Алабуга институты директоры Елена Мерзон, АПК директоры Светлана Соколова, Танайка авылының «Полянка» ТИҮ, «Колос» мәдәният йорты бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев