Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалыларны Үзәк китапханәгә язучы Лира Ибраһимова белән очрашуга чакыралар

Очрашу 23 гыйнварда үткәрелә.

23 гыйнварда А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә «Каурый каләм эзеннән» исемле очрашу кичәсе узачак. Очрашу кунагы — Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимова.

«Кичәдә Лира ханымның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләшәчәкбез», — дип хәбәр итә кичәне оештыручылар. 

Алабугадан дүрт язучы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Алар арасында Лира Ибраһимова да бар. Ул «Мирас итеп йолдыз калдырам», «Җимчәчәк», «Сукырлар йорты» китаплар авторы.

Башлана 13 сәгатьтә. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев