Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың танылган травматологы ничек табиб булуы хакында сөйләде

Быел Галимҗан Әхмәтшинның Алабугада травматология бүлеген җитәкли башлавына нәкъ 40 ел тулган.

Бу вакыт эчендә ул аварияләрдән, уңышсыз егылулардан, бәхетсезлек очракларыннан соң меңләгән пациентны чын мәгънәсендә аякка бастырган. Ләкин кем белгән бит аны табиб булырга этәрүче... шәфкать туташына карата мәхәббәт икәнен. 
«Тормыш иптәшем шәфкать туташы булса, аңа тиң булыр өчен мина табиб булырга кирәк дип уйладым», − диде Галимҗан Әхмәтшин.
Бу карар егетнең тормышын тулысынча үзгәртә, ул гаиләсендә беренче медицина хезмәткәре була, шуның аркасында медицина үзенә бөтен гомерен гражданнар сәламәтлеген саклауга багышлаган бик яхшы белгеч ала.
Нәкъ менә Галимҗан Мөбарәкшин улы вакытында Алабугада травматология бүлеге барлыкка килә. Хәзер анда Алабуга, Мамадыш, Менделеевск һәм безнең район янында узган М-7 трассасында зыян күрүчеләр дәвалана. 
«Мин хирург булып иске хастаханәдә үк эшли башладым. Бу бинаны зур тырышлык белән «алдык». Алабуга Үзәк район хастаханәсендә травматология бүлеге барлыкка килсен өчен, төзелештә актив катнашырга туры килде. Моңа кадәр ул безнең шәһәрдә юк иде», − дип искә ала травматолог.
Яңа дәрәҗәдә хезмәт итә башлагач, Галимҗан Әхмәтшин яшь белгечләр белән иңгә-иң куеп эшли, үз белемнәре белән уртаклаша, киңәшләрен бирә. Аны Алабугада «травматология атасы» дип атарга була. 
Үзенең бик зур тәҗрибәсенә карамастан, табиб һаман да камилләшүен дәвам итә, чөнки табиб даими рәвештә белем алырга тиеш, дип ышана ул. Мөгаен, шуңа күрә дә шәһәрнең баш травматологы остеосинтез өчен фиксатор һәм аның эченә шпонка кертү җайланмасы (бу проект өстендә узган йөзьеллыкның 80нче елларында ук эшләгән), 2004 елда патентланган үкчә сөяге сынуларын дәвалау аппараты авторы була. Әлеге җайланма сынган урынны яхшылап беркетергә ярдәм итә, ул хәрәкәтләрне тиз арада балтыр-табан буыны белән ясый башларга мөмкинлек бирә.
Галимҗан Әхмәтшин 5 ел дәвамында (1990 елдан 1995 елга кадәр) Татарстанның халык депутаты да булып ала. Шул вакытта аның үҗәтлеге ярдәмендә Үзәк район хастаханәсендә компьютер томографы барлыкка килә. 
«Шундый очраклар да була, зыян килгән урынны сурәтләрдә күрү авыр, ә томографта барысы да төгәл күренә. Бигрәк тә ул баш сөяге эчендәге имгәнүләрдә», − дип аңлата травматолог. 
Мөгаен, медицина хезмәткәрләре җилкәсендә яткан җаваплылыкны бәяләү авырдыр. Алар өчен медицина — эш түгел, ә тормыш рәвеше дип ышанып әйтергә була. Әмма аның эчендә дә көндәлек мәшәкатьләр өчен урын җитәрлек — өй һәм бакча эшләре. Галимҗан Әхмәтшин алар өчен дә вакыт табарга тырыша. Шулай да төп игътибар − кешеләрне дәвалауга. 
«Миңа эшем бик ошый. Авырулар сәламәтләнгәч, күңелләр җылынып китә», − дип хис-тойгылары белән уртаклашты ул.

Фото: Алабуга Үзәк район хастаханәсенең медпрофилактика кабинетыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X