Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың территориаль җәмәгать үзидарәләре рәисләре эшләре белән таныштырды

Алабуганың 15 һәм 17 санлы территориаль җәмәгать үзидарәләре үзара тыгыз элемтәдә. Эшчәнлекләре хакында җитәкчеләре Таңсылу Хөснуллина һәм Тамара Смирнова белән әңгәмә кордык.

Таңсылу Солтан кызы «Мәрхәмәтлелек планетасы» яшьләр һәм инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлеген 2009 елдан алып бара. 2019 елда «Мәрхәмәтлелек планетасы» ндагылар һәм әлеге микрорайонда яшәүчеләр шундый ук исем белән территориаль җәмәгать үзидарәсен булдыралар. Таңсылу Хөснуллинаны 15нче ТҖҮнең рәисе буларак сайлыйлар, шул ук вакытта 4нче территориаль җәмәгать үзидарәсенең (ТҖҮ) җитәкчесе дә булган. Шуннан бирле андагы йортларда гомер итүчеләр өчен зур эш башкарыла: иҗтимагый сораулар, килеп туган проблемалар хәл ителә, өмәләр, ишегалды бәйрәмнәре даими оештырыла. Әлеге ике оешма бер-берсен тулыландыра гына. Кешеләр дә тартыла.

Бүген 4нче ТҖҮне Оксана Ермакова җитәкли. Таңсылу Солтан кызы әйтүенчә, оешма ышанычлы кулларда, ул бик җаваплы, эшкә җаны-тәне белән бирелгән һәм бар эшне дә башкарып чыга алырлык кеше. 15нче ТҖҮдә «Умелица», «Здоровье», 17нче ТҖҮ белән берлектә «Преображение» клубы һәм балалар өчен «Кругозор» клублары эшли. Биредә төрле мастер-класслар оештырыла, кул эшләнмәләре ясыйлар. Белем һәм осталыклары белән генә уртаклышып калмыйча, күңелле ял да итәләр. «Умелица» клубы осталары хәйрия өчен эшләнмәләр ясыйлар.

«Мәрхәмәтлелек планетасы» узган елда «Татарстан Республикасының иң яхшы ТҖҮсе» конкурсында икенче урынга лаек дип табылды, откан грант хисабына баскетбол мәйданчыгы коймаларын алыштырганнар, балалар өчен комлык һәм чүп савытлары урнаштыралар.

15нче ТҖҮ пандемия вакытында халык өчен битлекләр, бер тапкыр кулланыла торган костюмнар тегүне оештырган. Шулай ук пластик савытлар капкачы җыю проектын тормышка ашыра. Аларны һәр чәршәмбе 14.00дән 18.30га кадәр тапшырырга мөмкин. 15нче һәм 17нче ТҖҮ атнаның чәршәмбе көнендә сәгать 17.00дән 18.30га кадәр халыкны кабул итә.

ТҖҮдәге һәм «Мәрхәмәтлелек планетасы» ндагы егет-кызлар, катнашучылар барысы да бик актив һәм ярдәмчел. Алар тарафыннан зур эш башкарыла. Мисал өчен, Тынычлык проспектындагы 24нче йортта яшәүче Надежда Никитична ишегалдында чәчәклек үстерә. Сәламәтлеге какшаса да, ул чәчәк түтәлләрен калдырмады.

— Ул бик көчле, нәрсә генә булса да, бирешми. Кешеләр куанса, ул да шатлана. Әйләнә-тирәдәгеләр — кечкенәләр һәм өлкәннәр дә, чәчәкләрне кайгыртсын, өзмәсен иде, — ди Таңсылу Солтан кызы.

Иң элек бу чәчәкләрне Валя түти утырткан. Аның тәрәзә төпләрен дә гөлләр, чәчәкләр бизәгән. Бүген ул инде арабызда юк. Аның эшчәнлеген Надежда ханым дәвам итә.

Таңсылу Хөснуллина Яшьләр урамында урнашкан 7нче йортны да аерып әйтте. Монда яшәүчеләр шундый уңган җыештыручылары булу белән бәхетле. Анда һәрвакыт чиста. Таңсылу ханым шуны ассызыклый: «Җыештырган урында түгел, пычратмаган җирдә чиста». Димәк, яшәүчеләрнең үз ишегалларына булган мөнәсәбәте дә уңай.

Тынычлык проспектында урнашкан 24 һәм 26нчы йортларда яшәүче балалар белән зур эш башкарыла. Аларны хәзер 17нче ТҖҮ рәисе, педагог Тамара Агеевна Смирнова әйдәкли. Ул балаларны үз йортларын чын-чынлап яратырга өйрәтә. Төрле уен мәйданчыклары оештыра. Тумышы белән Удмуртиядән булса да, «гомер буе Алабугада яшәгән кебек» ди ул.

— Мин «Барс» яшьләр үзәгендә дә эшлим, шуңа күрә күп кенә чаралар скверда уза. Бу районда яшь гаиләләр күп. Безнең инициативлы төркемнәр бар, төрле мәсьәләләр шунда ук хәл ителә. Халыкны кабул итүләр атнаның дүшәнбесендә уза. «Астра» реабилитация үзәге белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мөмкинлекләре чикле балалар белән эшлибез, — дип сөйләде ул.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә төрле чаралар уздыралар. Күптән түгел генә Георгий паркында Юл хәрәкәте иминлеге буенча чара үткән. Балалар җәен велосипед һәм самокатларда йөриләр, шуңа күрә бу бик мөһим. 
Тамара Смирнова, яшьләргә генә түгел, күп кенә өлкәннәргә дә соклануын белдерде:

— Бездә шундый гаҗәеп Сания апа бар. Ул үзе чәчәкләр дә үстерә, матур итеп яттан шигыйрьләр сөйли, спорт белән шөгыльләнә. Тумышы белән Казахстаннан. Яше сиксәннән артык булса да, барысына өлгерә. Мин өлкәннәргә гаҗәпләнәм — алар бит зарлануны белми, тормышны яратып яши. Нечаев урамында яшәүчеләрнең күбесе бәлки аның кем икәнен дә белмидер, шуңа аның турында стенд ясап куясыбыз килә, шулай ук скверда шигъри кичәләр оештырырга исәп бар. Анда без Сания апаны кунакка чакырыр идек. Яшь буынга әдәби һәм тарихи мирасны тапшыру — ул бит искиткеч.

Мәрҗани урамында урнашкан 7нче йортта яшәүче Ирина Афсари активист кына түгел, чыннан да уңган куллы. Тамара Агеевна әйтеп узганча, нинди генә эшкә тотынсалар да, аннан башка үтми, ул һәрвакыт булыша. Мәсәлән, узган Яңа елларда алар мөмкинлеге чикләнгән балаларга бүләкләр таратып, үзләренчә бәйрәм ясаганнар. 

— Мин бирегә иң беренче тапкыр әни буларак килдем. Бик бирелеп киттем. Тамара — ул бик креатив кеше. Берәр фикер тәкъдим итсәм, аның башына 150 уй килә, аларны куып җитеп булмый, — ди Ирина.

Тамара Смирнова кечкенәдән җәмәгать эшчәнлегенә тартылган. Ул вакытта ук мәктәп дусларын җыеп, әйләнә-тирәдәгеләр өчен я сәүдә урыны, я дискотека оештырган. Бәйрәмнәр күңелле узган, кешеләргә котлау открыткалары калдырганнар. Бу хакта Тамара сагынып искә ала.

Шатлыкны уртаклашып, кайгыда ярдәм итеп яшиләр. «Игелекле маршрут» лар да оештырганнар. Шәһәр һәм авыллар буенча әкиятләр күрсәткәннәр. Кемдер биеп, кемдер җырлап, күңел ачкан — чын әкияти тамаша булган бу.
Яшьләр өчен ял итү урыннары булсын дигән фикерне әйтте алар. 

— ТҖҮ — кешеләрне берләштерә, без барыбыз да монда бердәм, — диде Ирина Афсари.

Халык белән эшләү — җиңелләрдән түгел, ләкин җитәкчеләр үз эшен яратып башкарса, җәмгыятьнең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында уйланып, аның өчен хезмәт итсә, зур уңышка ирешеп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев