Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың 7 йортында яшәүчеләр Яңа елны кайнар сусыз каршы алырга мөмкин

8 нче мәхәлләдә урнашкан әлеге йортларда 20 декабрьгә кадәр ИТПлар куелырга тиеш булса да, көннәр салкын тору сәбәпле, бу эшләр бераз соңга калды.

Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе генераль директоры Валерий Гурьянов индивидуаль җылыту пунктларын вәгъдә ителгән вакытка куеп бетерә алмаулары өчен халык алдында гафу үтенде.

-Проблемалар күп, шуларның берсе һәм иң мөһиме - көннәрнең салкын торуы. Кеше җитми. Җиде бригададан нибары өчесе генә калды. Бер эшче кулларын, икенчесе колагын өшетте. Шулай итеп җиде йорт Яңа елга кайнар сусыз калды. Болар: Төзүчеләр урамындагы 4 нче, 10 нчы, 12 нче, Яшьләр урамындагы 2 нче, 12 нче һәм Нефтьчеләр проспектында урнашкан 29 нчы һәм 31 нче йортлар. Башка йортларда кайнар су бар. Бу җиде йортта ИТП урнаштыру эшләрен подрядчылар 30 декабрьгә кадәр башкарачак, 2 гыйнвардан ИТП кую эшләре дәвам итәчәк, - диде Валерий Гурьянов.

Район башлыгы Геннадий Емельянов, үзенең чыгышын алабугалыларга Яңа елда күңел җылылыгы теләп тәмамларга теләгән ПТС җитәкчесенең бу сүзләре белән ризалашмады һәм шушы көннәрдә бригадалар санын арттыру өчен чаралар күрергә дигән күрсәтмә бирде.

-Тагын өч-дүрт бригада кирәк. Чаллы, Түбән Кама, Менделеевскига шылтыратыйк. Ниләр эшләргә кирәклеген тәкъдим итегез. Булган мөмкинлекләрнең барысын да файдаланырга кирәк. Халык Яңа елга кайнар сулы булырга тиеш, - диде Геннадий Емельянов.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев