Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың Александров бакчасында тимер агач “яфрак ярды”

Татарстан Президенты Алабугада танылган нәселләрнең яшь буыннары белән очрашуны оештыру идеясен беренче булып күтәреп алды

Бүген Алабуганың Александров бакчасында "Буыннар агач"ының тантаналы ачылышы булды. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул монда танылган фамилияләрнең яшь буыннары, Алабуга балалары белән аралашты.
2,5 м биеклектәге чүкеп ясалган композиция бронза белән йөгертелгән. Тышкы яктан агач имәнгә ошаган, ләкин проект авторлары сүзләре буенча, бу - җыелма образ.
Бәйрәмгә Александров бакчасында балалар мәйданчыгын төзегәннәр, атынчыкларны, тауларны Алабуга остасы Александр Устинов эшләгән. Монда бүген XIX гасыр рухы: барышнялар һәм господиннар йөри, аяк киемен чистартучы утыра, газета сатучылар йөгереп йөри.
«Музейный вестник» газетасының бүгенге саны да XIX гасыр стилендә чыгарылган. Республика Президенты фонтан фонында элеккеге фотоаппаратка фотога төште, һәм аңа фотоны истәлеккә бирделәр.
Россия, Германия, Франция, Финляндия, АКШ дан танылган нәселләрнең 120 буыны агачны үз исемнәре язылган кәгазьләр белән бизәде.
Танылган сәүдәгәр Стахеев нәселенең бер вәкиле - Екатерина Голованова Алабугага Франциядән беренче тапкыр килгән, ул, мондый очрашу оештырганнары өчен, татарстанлыларга һәм алабугалыларга рәхмәтен белдерде.
Агачта республика башлыгы исеме белән дә кәгазь барлыкка килде, ләкин иң беренче Рөстәм Миңнеханов Надежда Дурова нәселеннән булган кечкенә Лиза Кадарга үз кәгазен беркетергә ярдәм итте.
Татарстан Президенты Алабугада танылган нәселләрнең яшь буыннары белән очрашуны оештыру идеясен беренче булып күтәреп алды. Тантана вакытында ул Алабуганың елдан-ел матурлануын билгеләде.
"Шәһәрдә мәдәният һәйкәлләрен саклауга зур игътибар бирелә, монда борынгы традицияләр яңартыла. Соңгы еллар эчендә генә дә монда Александров бакчасын, Спас ярминкәсен кайтардылар. Алабуга Татарстанның башка шәһәрләре өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен дә бик яхшы үрнәк, дип саныйм", - дип билгеләде республика башлыгы.

Татар-информ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев