Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың 39нчы балалар бакчасында чаңгыда йөрергә өйрәнү түгәрәге эшли

Профессиональ остаз белән күнегүләр кичке сәгать 17.00 дән 17.30 га кадәр уза.

Балалар бакчасында чаңгы түгәрәге ачу фикере мәктәпкәчә учреждение җитәкчелегендә юкка гына барлыкка килмәгән. Узган ел бакчада физик культура буенча инструктор вазифасында Алексей Суриков эшли башлый, моннан тыш ул параллель рәвештә шәһәр спорт мәктәпләренең берсендә күнегүләр дә алып бара. Сүз уңаеннан, яшь тренер 20 елдан артык чаңгы белән мавыга. Мәктәпкәчә учреждение мөдире Ирина Садовниченко Алексей Суриковка балалар бакчасы базасында чаңгы түгәрәге оештырырга тәкъдим ясый. Профессиональ тренер бу тәкъдимне кабул итә. Шулай итеп, «Киләчәк» тә өстәмә белем бирү түгәрәге барлыкка килә. 20 комплект шәхси чаңгы инвентаре сатып алына, махсус мәйданчык җиһазландырыла, 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен ике төркем ачыла.

— Дәресләр октябрьдә башланды. Көз көне без спорт залында шөгыльләнәбез. Кар яву белән урамга күчәбез. Балалар саф һавада шөгыльләнүне яраталар. Түгәрәк атнага ике тапкыр үткәрелә. Төркемдә уртача 10 кеше, анда өлкән һәм әзерлек төркемнәреннән килүчеләр дә бар. Шөгыльләнә башлаучылар өчен төп бурыч — чаңгыга ияләшү, аларда басып торудан курыкмау һәм координацияне үстерү. Узган кышта беренче мини-эстафета уздырылды, аның төп максаты дистанцияне егылмыйча узу иде. Бу балаларның беренче спорт нәтиҗәсе булды. Моннан тыш, безнең балалар ел саен «Россия чаңгы юллары» массакүләм узышта катнаша. Чаңгы белән шөгыльләнү, гомумән, организмны ныгытырга, реакция тизлеген үстерергә һәм чыдамлырак булырга ярдәм итә, — дип аңлата чаңгы түгәрәге тренеры Алексей Суриков.

— Мин чаңгыда бер елга якын йөрим, миңа бик ошый, чаңгыда шуу өчен безгә тагын махсус таяклар да бирәләр. Үземнең чаңгыларым әле юк, ә бакчада бар. Тизрәк үземнеке дә булсын иде, ул вакытта мин тагын да әйбәтрәк йөриячәкмен, — ди 39 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче алты яшьлек Илья Вардаков.

— Миңа бу спорт бик ошый. Әни белән әти чаңгыда йөри беләләр, ә әби белән бабаем белми. Мин аларны өйрәтәчәкмен, — дип ышандырды биш яшьлек Мәрьям Габдрахманова.

— Балаларга, гомумән, бар яңа нәрсә ошый. Ә чаңгы түгәрәге безнең балалар бакчасында күптән түгел генә барлыкка килде — бу беренчедән. Икенчедән, кызыбыз еш кына авырый, организмны чыныктыру, иммунитетны ныгыту өчен нәкъ менә шушы түгәрәккә йөртергә булдык. Нәтиҗәләр дә бар: Мәрьям бу кышта сирәгрәк авырый. Өстәвенә, мин үзем дә чаңгыда шуам. Олы кызыбыз, мәсәлән, безнең белән чаңгыда йөрергә чыга. Тиздән кечесе дә кушылыр дип өметләнәбез, — ди Мәрьямнең әтисе Илдар Габдрахманов.

Ачыкланганча, Алабугада чаңгыда йөрергә өйрәтү түгәрәге ике генә балалар бакчасында эшли. 39 нчы балалар бакчасыннан тыш, мондый түгәрәк 25 нче бакчада да бар. Ә бит кайчандыр һәр бакчада мәктәпкәчә яшьтәге балаларны чаңгыга өйрәткәннәр.

— Узган гасырның сиксәненче еллары уртасында һәр балалар бакчасында чаңгыда йөриләр иде, — дип сөйли район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Тамара Субботина.

Белгеч сүзләренчә, яңа Федераль белем бирү программасы нигезендә, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгарылыш вакытына төрле спорт күнегүләрен үзләштерергә, шул исәптән чаңгыда йөрергә, баскан урында атлап борылыш ясарга, тау битенә менәргә, тайгак адым белән хәрәкәт итә белергә тиеш.

— Бу кышкы спорт төрен популярлаштырырга кирәк, безнең ил өчен ул һәрвакыт актуаль булды. Әмма Алабуга балалар бакчаларында аның үсеше, әлбәттә, финанслауга бәйле булачак, — дип йомгаклады Тамара Субботина. 

Алабугада чаңгы спортына массакүләм кушылуга килгәндә, «Эссен Продакшн АГ» җәмгыяте 600 мең сумлык 35 пар йөгерү чаңгысы сатып алган һәм бу спорт инвентарен 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә тапшырган. Моннан тыш, Алабуга шәһәр Советы депутаты Илшат Шәйморатов сүзләренчә, бу спорт төрен алга таба үстерү буенча планнар бар. Алга таба йөзүгә күмәк өйрәтү дәресләре кебек үк, чаңгы буенча всеобуч башланырга мөмкин.

P. S. Балалар бакчаларына йөрүче кечкенә чаңгычыларга өлкәннәрнең Олимпия уеннарына кадәр әлегә ерак, әмма чаңгыда йөрү күнекмәләрен күрсәтү мөмкинлеге тиздән булачак — 7 февральдә 40 нчы балалар бакчасы базасында кече кышкы Олимпия уеннары оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев