Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың Җәмигъ мәчете «Нурлы Рамазан» конкурсында финалга чыкты

Конкурска нәтиҗә 12нче Республикакүләм ифтарында ясалды.

Алабугадан 30 кешедән торган делегация 12нче Республикакүләм ифтарында катнашты.

Ифтар кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Нурлы Рамазан» конкурсына изге ай хөрмәтенә җәмәгатьчелек урыннарын иң матур бизәүгә нәтиҗә ясалды. Конкурска Татарстанның төрле почмакларында 52 урын бизәлгән иде. Алабуга шәһәренең Җамигъ мәчете финалга чыкты, дип хәбәр ителә мөхтәсибәтнең рәсми аккаунтында.

«Әлеге бәйгедә катнашу безгә Рамазан аеның дәрәҗәсен тагын да күтәрергә, мөселманнарның йөрәкләрендә бу изге айга карата шатлык хисләрен ныгытырга мөмкинлек бирде. Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләрнең күбесе бу эшне бик уңай бәяләде. Ин шәә Аллаh дәвам итәрбез», — диелә хәбәрдә.

Фото: Хәлим Шәмсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев