Алабуганың «Чулман» әдәби берләшмәсе ТР Язучылар Берлеге оештырган «Өлкәннәр көне» ндә катнашты
Октябрьнең 10ында узган әлеге кичәдә Гөлзадә апа Әхтәмова һәм Тәҗрия Җәләева катнашты.
Чаллыда Татарстан Язучылар Берлегенең Яр Чаллы төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган «Өлкәннәр көне» кичәсенә Алабугадан Наиб Лаисов, Фирдәвес Хуҗин, Гөлзадә Әхтәмова, Тәҗрия Җәләева чакырулы иде.
Октябрьнең 10ында узган әлеге кичәдә Гөлзадә апа Әхтәмова һәм Тәҗрия Җәләева катнашты. Бәйрәмгә чакырылган мактаулы кунаклар арасында Казаннан һәм төбәктәге башка шәһәрләрдән Амур Фәләх, Мансур Сафин, Әнвәр Шәрипов, Вахит Имамов, Фәүзия Бәйрәмова, Газинур Морат, Ленар Шәех, Айдар Хәлим, Дилия Садриева, Рафаэль Шакиров, Фоат Садриев, Зифа Кадыйрова, Әлфия Ситдыйкова, Сирин Якупова, Айгөл Әхмәтгалиева, Равил Галиев һәм башкалар булган.
— Кичәне ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы төбәк оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, һәркем өчен матур сүзләр табып, бик матур алып барды. Олы яшьтәге язучы һәм шагыйрьләрне Өлкәннәр көне белән котладылар. Залда утырган авторларның җырлары яңгырады. Түбән Кама, Әгерҗе, Минзәлә оешмалары вәкилләре белән элемтә булдырдык. Иҗат ияләренә очрашып, аралашып яшәргә кирәк, — диде шәһәребездәге «Чулман» әдәби берләшмә җитәкчесе Тәҗрия Җәләева.
Иҗат кешеләре мондый очрашуларга һәрвакыт шат. Алар үзара эчкерсез сөйләшүләргә куанып, фикерләрен уртаклашып, илһамланып һәм яңа көчләр алып, үз районнарына таралыша.
Иҗатчылардан бер төркем. Уңнан сулга: Гөлзадә Әхтәмова, Тәҗрия Җәләева. / ФОТО: Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев