Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың «Чулман» берләшмәсендә яңа рәис сайланды

Хәзер берләшмәне Тәҗрия Җәләева җитәкли.

Кичке утлар яктысында җемелдәгән карга сокланып, без «Чулман» берләшмәсе утырышына дип, Мәдәният сараена барабыз. 

Хәзер халыкта шигырь кайгысы булмаса да, бер язарга күнеккән кеше туктап кала алмыйдыр ул, шигырьләр дә, хикәяләр дә языла. 8нче мәктәпнең татар теле укытучысы Хашия Төхбәтуллина белән шул турыда сөйләшеп килдек. Гөлзадә апа Әхтәмованың шигырьләре Казанда басылган җыентыкларга кертелгән, башта шундый яңалыкка шатландык. Тәслимә апа Кәримова үзенең яңа «табадан төшкән» шигырен укыды. Ул безнең «Алабуга нуры» нда чыкты. «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсенең дә киләсе елга түгәрәк бәйрәме якынлаша икән бит. 

Үткәннәргә борылып карасак

1953нче елда татар телендә чыга торган район газетасы «Яңа Кама» каршында әдәби түгәрәк буларак оешкан «Чулман» 1984 елның апреленнән Алабуга дәүләт педагогия институты мөгаллиме Әнвәр Шәрипов (хәзер филология фәннәре кандидаты, профессор, академик, ТРның атказанган укытучысы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы) җитәкчелегендә әдәби берләшмә булып эшли башлаган. Белгәнебезчә, татар әдәбиятының күренекле шәхесләре Индус Сирматов, Салисә Гәрәева иҗатка юлны шушы түгәрәктән башлаганнар. Алабугада яшәп иҗат итүче Рәис Кашапов, Фердинант Шәехов (Фазыл Шәех), Ләлә Абдуллина, Гөлзадә Әхтәмова, Дамир Мәрданов, Дамир Әюпов, Гарәфи Әгъләмов, Фирдәвес Хуҗин һәм башкалар берләшмә эшчәнлегенә зур өлеш керткән. Шәһәрнең мәдәният-агарту училищесы укытучылары Валерий Әхмәтшин, Илдус Сәләхов, Владимир Мироваев берләшмәгә йөрүчеләр язган шигырьләргә көйләр иҗат итеп, "чулман«чылар район авыллары буйлап кичәләр, очрашуларда чыгыш ясап йөрде. Төрле елларда Фазыл Шәех, Рәис Кашапов, Гөлзадә Әхтәмова, Дибәҗә Каюмова, Саимә Гыйльметдинова, Тәслимә Кәримова, Гарәфи Әгъләмов, Фәридә Хәбибрахманова, Тәҗрия Җәләеваларның китаплары басылды. 1997 елда «Чулман язлары» дигән атама белән 16 авторның әсәрләре кергән сайланма җыентык чыгарылды. Юбилейлар, кичәләрдә «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе катнашында күренекле шәхесләребезнең шигырь һәм музыка кичәләре үтә. 

«Алабуга нуры» нда гына түгел, республика газета-журналларында да алабугалыларның иҗат үрнәкләре басылып тора. «Чулман» берләшмәсеннән дүрт шагыйрь — Фазыл Шәех, Марсель Гыймазетдинов, Гөлзадә Әхтәмова, Фирдәвес Хуҗин Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән. 2012 елда Гөлзадә Әхтәмова Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек булды. Иң мөһиме — 70 елга якын гомер эчендә яшь буынга милли йолалар, гореф-гадәтләр турында мәгълүмат җиткереп, балаларда әдәби-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә «Чулман» берләшмәсенең эшчәнлеге әһәмиятле булды дип әйтергә була. 

2015 елның 21 маенда Алабугада язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗинның бенефисы булды. Ул вакытта инде аның унлап китабы укучыларга барып ирешкән иде. 2019 елда бөтен дөньяга тарала башлаган пандемия аркасында, берара җыелып киңәшүләр тукталып торды, ләкин алабугалылар иҗат эшеннән туктамады. Гөлзадә Әхтәмова тырышлыгы белән, 2020 елда «Мәйдан» журналында кайбер шигъри әсәрләр басылды.

Яңа рәис сайланды 

Хәзер алда торган бурычлар үткәннәрне барлап нәтиҗә ясаудан һәм киләчәкне кайгыртудан гыйбарәт. Соңгы елларда берләшмә белән үзешчән композитор, җырчы, баянчы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ак каз» керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе, мактаулы алабугалы Владимир Мироваев җитәкчелек итте. Ул берләшмәгә йөрүчеләр язган шигырьләрнең күбесенә көй иҗат итте, язган җырлары дүрт йөздән дә артык һәм ул аларны туплап, җыентык та бастырды. Бүген берләшмә эшенә яшьләрне тарту бурычы алга килеп басты. Җыелырга аерым бүлмәсе булмаса да, талантлы өлкән иҗатчыларыбыз әле сынатмый, үз тирәсенә яшьләрне дә канат астына алырга хыяллана, чөнки мәктәп укучылары арасында шигырь яратучылар бар, алар конкурсларда күренгәли. «Эшне җанландырып җибәрәсе иде», — ди Гөлзадә Әхтәмова. 

Күптән түгел генә берләшмә эшчәнлеген алып бару өчен яңа рәис сайланды. Бүген «Чулман» ны үзе шушында иҗат тәҗрибәсе алган Тәҗрия Җәләева җитәкли. Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева (Гомәрова) тумышы белән Актаныш ягыннан. Ул 1963 елның 13 августында Актаныш районы Киров исемендәге совхоз авылында туган. Тәҗрия 1985 елда Казан театр училищесын, 1995 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган һәм тормышын безнең шәһәр белән бәйләгән. Хәзер Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте мөгаллиме Тәҗрия Җәләева студентлары белән шәһәр бәйрәм чараларында, Үзәк китапханәдә оештырылган очрашуларда еш катнаша. Төбәк Язучылар берлеге Факил Сафин да Тәҗрия ханым кандидатурасын хуплавын белдереп, Алабуга иҗатчыларына уңышлар теләде. 

Тормыш сынауларына карамыйча, иҗат уты сүнмәс, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмә яшьләрне дә үз тирәсенә җыяр һәм «Алабуга нуры» газетасы битләрендә берләшмә эшчәнлеге яктыртылыр, әдәби әсәрләр дөнья күрүен дәвам итәр дип ышанып калабыз. 

«Чулман» өчен кыш җитмәгән әле.
Йөрәкләре ярсу, яз көнедәй ашкын, кояшлы.
Сулышлары иркен, адымнары ышанычлы аның, колачлы.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев