Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың иске татар зиратында үткән өмәдә 15 тонна чүп җыелган

Алар октябрьнең һәр беренче шимбәсендә һәм шулай ук май аенда уза.

Шәһәрнең Галиәскар Камал исемендәге урамында урнашкан иске татар зиратында шимбә өмәсе булды. Анда мәчет әһелләре һәм Алабуга мөселманнары катнашты.

Алабуга районының имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, әлеге өмәләр инде гадәткә кергән. Алар октябрьнең һәр беренче шимбәсендә һәм шулай ук май аенда уза.

— Бу зират иске. Биредә авып, киртәләрне һәм кабер ташларын җимерә торган агачлар күп. Монда чүп салу урыннары да юк, шуңа күрә кешеләр чүп-чарны зират эчендә койма буена өяргә мәҗбүр. Безнең бурыч — чүпне чыгару, үтәргә комачаулый торган агач ботакларын кисү. Яңа зиратны да онытмыйбыз, анда да җыештыру эшләре оештырыла, — ди Хәлим хәзрәт.

Иске зиратта күптәннән инде беркемне дә җирләмиләр. Кайбер каберләрне кайгыртыр кеше дә калмаган, аларны шулай ук өмә вакытында тәртипкә китерәләр.

— Өмә — бик мөһим чара. Оештыра алулары бик яхшы. Мондый мизгелләргә күбрәк игътибар бирү кирәк. Үзебез йөрмәсәк, кем чистартыр? — диде өмә барышында алабугалы Нурислам Кадыйров.

Бу юлы зиратны тәртипкә китерү өчен техника да китерелде — трактор белән мәхәллә кешеләре һәм даими хәйриячеләр тәэмин итте, чүпне «КамАЗ» белән чыгардылар. Вак көнкүреш калдыклары һәм чыбык-чабык, ташлардан 15 тонна чүп-чар җыелган. 

— Зиратка ел әйләнәсендә кешеләрнең йөреп торуы куандыра. Бик яхшы карап торылган каберләр бар. Үзләре белән чүпне дә алып китсәләр, яхшы булыр иде. Зур нәрсәләрне чыгарырга мөмкин түгел, анысы аңлашыла, тик менә буяу савыты кебек вак чүп-чарны җыю дөрес булыр. Зиратны чистарту — игелекле эш, ул кешегә һәрчак кире кайта. Шимбә өмәсенә килеп, анда катнашучыларның һәммәсенә рәхмәтлемен, — диде Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев