Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың «Кеше приюты» нда китапханә барлыкка килде

Хәзер павильонда китаплар да бар.

Алабуганың «Кеше приюты» нда китапханә барлыкка килде. Хәзер бирегә килүчеләр китаплар укый алачак. Китапларны хәтта өйгә алып укырга да рөхсәт ителә. 

«Без павильонны әдәбият белән тәэмин иттек. Хәзер чиратта торган вакытта рухи азык алырга мөмкинлек бар. Монда килеп йөрүчеләр кайбер китапларны өйләренә алып укый. Сыйфатлы басмалар өчен рәхмәт белдерәбез», — дип сөйләделәр «Кеше приюты» нда. 

Алабугада «Кеше приюты» 2022 елның апрелендә ачылды. Проект хәйрия нигезендә эшли. Һәрбер мохтаҗ кеше монда килеп кайнар аш алып китә ала. Адресы: Нефтьчеләр пр. 16а.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев