Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың «Кеше приюты»нда 2023 елда 32 меңгә якын кешене кайнар ризык белән тәэмин иткәннәр

Павильон шәһәрнең 6нчы микрорайонында урнашкан.

Алабуганың «Кеше приюты»нда 2023 елда 31 801 кешене кайнар аш белән тәэмин иткәннәр. Приют барлыкка килгәннән бирле 54 915 порция ризык таратылган. Бу турыда оештыручылар социаль челтәрләрдә хәбәр итә. 

Алабугада «Кеше приюты» павильоны 2022 елның апрелендә барлыкка килде. Әлеге проект кысаларында «Алабуга» хәйрия фонды, шәһәр-районның актив яшьләре, эшмәкәрләр мохтаҗ, йортсыз, катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итә.

Бу ярдәм акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Мөмкинлеге булганнар мәчеткә ашамлыклар алып килеп тә, бу игелекле эшкә үз өлешен кертә ала. Иң мөһиме — теләк, ният булсын.

Павильон шәһәрнең 6нчы микрорайонында урнашкан. Ул көн саен 11.00дән 13.00гә кадәр эшли. 

Исегезгә төшерәбез, республикада «Приют человека» проектын 2018 елда Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге башлап җибәрде.

Фотолар «Приют человека» сәхифәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев