Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аларның батырлыклары еллар үткәч тә тоныкланмый

Узган ялларда Россия Геройлары көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Алабугада 3нче мәктәп янындагы скверда бәйрәм чарасы үтте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйрәм тарихы XVIII гасырдан башлана. Бу дата императрица Екатерина II идарә иткән заманда барлыкка килгән.

1917 елгы инкыйлабтан соң бәйрәмне юкка чыгарганнар, ләкин 2007 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы аны яңадан кайтару идеясен тәкъдим иткән. Быел Россия Геройлары көне инде 10 нчы тапкыр билгеләп үтелде.

Бу бәйрәм – хәзер яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий, Дан ордены кавалерларын һәм Социалистик Хезмәт Геройларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.

Александр Епанешников – шушы көнне искә алынучыларның берсе. Авиация техникасын Энгельс – Әстерхан маршруты буенча күчерү заданиесен үтәгәндә, “Ан-12” самолетында өч мотор эшләүдән туктый. Экипаж командиры Александр Епанешников бер генә моторы эшләгән самолетны запас аэродромга таба юнәлтә, ләкин Волгоградка килеп җитәрәк, соңгы дүртенче мотор да эшләми башлый. Экипаж егылып төшеп барган самолетны кешеләр яши торган районнан читкәрәк – урман өстенә таба бора ала. Төшкәндә самолет шартлый, бөтен экипаж һәлак була.

– Бүген армия төзелә башлаган көннән алып бүгенге көнгә кадәр булган бар батырлыкларны берләштерә торган истәлекле көн. Геройлар, гомерләрен жәлләмичә, батырлыклар кылганнар. Биредә яшьләр басып тора, һәм якташыбыз Александр Епанешниковның кылган батырлыгы алар өчен үз Ватаныңны ярату үрнәге булырга тиеш. Геройларыбызның батырлыклары, кыюлыклары безнең өчен һәрвакыт үрнәк булачак, аларны искә алу – безнең бурычыбыз, – диде район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина.

– Бу көнне хәрби өлкәдә һәм хезмәт өлкәсендә батырлыклар кылучы, илебезнең үсешенә бәяләп бетереп булмый торган өлеш кертүче кешеләрне искә алалар. Аларның һәркайсының тормыш юлы – үз халкыңа хезмәт итүнең якты үрнәге. Күп кенә якташларыбыз, хәрби хезмәттә чагында, Алабуганы таныттылар. Бөек Ватан сугышы елларында фашистларга каршы көрәшләрдә Советлар Союзы Герое исеме алты алабугалыга бирелгән, ә ике якташыбыз III дәрәҗә Дан ордены кавалеры исеменә лаек. Бүген бу батырларның берсе дә безнең арабызда юк инде, ләкин аларның батырлыклары еллар үткәч тә тоныкланмый, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Алабуга военкомы Николай Битюков.       

Митингта Александр Епанешниковның тол хатыны Нелли Николаевна да чыгыш ясады. Ул чарага килүче алабугалыларга рәхмәт белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев