Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алга карасаң да кәләш, артка карасаң да кәләш...

Узган шимбәдә Алабугада кәләшләр парады узды. Киенгән-ясанган кәләшләр шәһәрнең үзәк урамнарыннан үтеп, халыкны таң калдырды.

Парадта 23 кәләш катнашты, шулар арасында иң яше - 4 яшьлек Диана Әбдрәфикова, ә иң өлкәне - 59 яшьлек Альбина Жигунова булды. Кәләшләрне озатып баручы баһадирлар да биредә иде. Альбина Жигунованы 94 яшьлек ире Николай Жигунов озата килде.

Көзнең иң матур кояшлы көнендә ханымнар үзләрен тагын бер тапкыр кәләш итеп кенә түгел, бәлки Йолдыз, Золушка итеп тә хис итә алды. Көне буе фотограф объективлары безнең кәләшләргә төбәлде. Кайда гына фотога төшмәде кәләшләр, хәтта бай кияү Абрамович та бу чараны читләтеп уза алмады. Бүгенге көн гүзәл кәләшләрнең хәтерендә тылсымлы булып калсын өчен, кучерлы карета да биредә иде. Кәләшләрне лимузин һәм мотоцикллар шәһәрнең иң матур почмакларына: Алабуга шәһәрлегенә, Хәтер мәйданына алып барды. Аларның тагын бер тапкыр "әбиләр чуагы" уратып алган шәһәрне карарга мөмкинлекләре булды. Соңыннан кәләшләр Боз сараенда "суынып", тимераякта шуып рәхәтләнде, истәлеккә фотога төште.

Кәләшләр парады 6 нчы мәхәлләдән хакимият бинасына хәтле җәяү узды. Алабугалыларның берьюлы шулхәтле күп кәләш күреп гаҗәпләнүләренең чиге булмады. Урамдагы халык, бар эшен онытып, исләре китеп кәләшләрне күздән югалганчы озатып калды. Узып баручы машиналар да безнең кәләшләргә сигнал биреп узды. Бу - барлык алабугалылар, кәләшләр өчен дә бик гаҗәп күренеш. Узып баручы хатын туктап: " Менә бу могҗиза! И Ходаем, шундый чибәр кызлар, берүк бәхетле булсыннар", - дип калды.

Кәләшләр парады - ул үзенчәлекле күрсәтмә мода. Монда төрле стильдәге туй күлмәкләрен күреп булды: озын, кыска итәкле, кабарып яки билгә сыланып торган, шлейфлы күлмәк һәм кыска шлейфлы күлмәкләр. Төсләргә килгәндә, кәләшләр өстендә ак туй күлмәгеннән башка алсу, кызыл төстәге күлмәкләр дә булды. Ак төстәге күлмәкләрне кәләшләр кара, кызыл, алсу төстәге аксессуарлар, көзге сары яфраклар белән баетты. Кәләшләр фатадан башка диадема, эшләпә дә кигән иде. Шуны төгәл әйтеп була, туй көнне күп кенә кәләшләр туй күлмәге һәм туй аксессуарлары белән эксперимент ясарга курка. Ә кәләшләр парады - ул бердәнбер шундый мөмкинлек. Һәм бу көнне кәләшләр шуны тагын бер тапкыр исбат итте. Фантазиягә бай кәләшләр кара чәчәк бәйләме белән генә чикләнмәде, монда кызыл муенса, кара перчатка һәм башка искитәрлек аксессуарлар да бар иде.

Кабат туй күлмәге кигән чибәр алабугалылар кәләшләр парады турында менә нәрсә әйтте:

Альбина Самойлова:

- Кәләшләр парады турында телевизордан ишетеп катнашырга уйладым. Барысы да бик искиткеч булды. Барганыма үкенмәдем. Парадтан уңай эмоцияләр алып кайтам. Ни кызык, хәтта туй көнендә дә моның кадәр дулкынланмаган идем.

Миләүшә Гарифуллина:

- Мин кәләшләр парадында икенче ел рәттән катнашам. Быел узган елга караганда миңа күбрәк ошады. Кәләшләр парады - ул бертөрле тормыштан качу мөмкинлеге. Безнең бит бер көн икенчесенә охшаган: өй, эш, өй, авыл. Парадка минем белән бергә ирем дә килде. Без монда бергә күңел ачтык, рәхәтләнеп ял иттек. Бу бәйрәмне бүләк иткәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәт.

Бу көн кәләшләр өчен генә түгел, алабугалылар өчен дә онытылмаслык мизгел булып кала. Кечкенә генә шәһәрдә үткәрелгән мондый чара кешеләрне, әлбәттә, шаккатырды.

Алабугалылардан кәләшләр парады турында менә нәрсәләр ишеттек:

Тәнзилә Әхмәтова:

- Бу - гаҗәеп матур күренеш. Кәләшләр барысы да искиткеч сөйкемле, сылу. Мондый чаралар безнең шәһәрдә ешрак уздырылсын иде.

Лилия Якупова:

- Кәләшләр парадын Алабугада уздыру - бик яхшы фикер. Мондый чаралар безнең шәһәрне йокысыннан уятып җибәрә, халыкны соры көннәрдән тартып алып ачык буялар өсти.

Татьяна Волкова:

- Мин кәләшләр өчен бик шатмын. Кайсына карарга да белмәссең, барысы да бик ягымлы. Карап туя алмыйм.

Шәһәрнең тарихи өлешендә башланган бәйрәм Манхеттен клубында фуршет белән тәмамланды. Парадны "Алабуга нуры", "Новая Кама", "Алабуга" һәм "Домашний" телеканаллары оештырды. Оештыручылар "Кәләшләр парадын" киләчәктә дә үткәрергә ниятли.

Рузилә Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев