Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аллаһ сакланганны саклар

Алабуга полициясе Самарага барып, берничә ай шунда тикшерү алып барды.

Җинаять очраклары кылуда ирегеннән мәхрүм ителгән 34 яшьлек ирдән шикләнәләр. Быел кышын аның аркасында берничә алабугалы зыян күргән, 12 очрак ачыкланган инде. Бу турыда ЭЭМның Алабуга районы буенча бүлек башлыгы Юрий Пономарев хокук бозуларны киәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы барышында сөйләде.

Күпме генә әйтелсә дә, намуссызларның алдавына ышанучылар очрап тора. Аларның схемалары гадәттәгечә - алдан алынган дарулары өчен "компенсация" алу теләге белән, пенсионер әби 150 мең сум акчасыннан колак каккан; берәве авариягә эләккән улына булышам дип, ялган полиция хезмәткәрләренә акча күчергән; бер гаилә гамәлдә булмаган агентлык аркылы авиабилетлар сатып алган. Соңгысына килгәндә, Интернетта карау гына кирәк иде, күп кенә алданучылар бу сайтның "буш куык" икәнлеген язып чыкты.

- Шәһәр кешесе әле дә фатирларына чит кешеләрне кертүен дәвам итә, карта кодларын хәбәр итә, алдау очрагы турында полициягә соң белдерә, - ди Юрий Пономарев. Ачыкланганча, гражданнар шундый алдаулар хакында мәгълүмәт чаралары, полиция участогы хезмәткәрләре тарафыннан берничә тапкыр кисәтелгән була.

Җәмәгать тәртибен саклауның терәк пунктлары торышына да кагылдылар. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәйруллин сүзләренә караганда, үткән елда терәк пунктлар өлешчә төзекләндерелгән, ләкин аларны җиһазларга, фотоаппаратлар белән тәэмин итәргә кирәк, берсендә хәтта оргтехника да юк. Эчке эшләр бүлеге башлыгы терәк пункт хезмәткәрләренә алынган штрафлар исәбеннән премияләүне тәкъдим итте. Геннадий Емельянов бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов җәйге чорда хәвефлеләр рәтендәге укучыларның мәшгульлеге турында сөйләде. Хезмәт бригадаларына 300 бала җәлеп ителгән, һәммәсенең эш хакы - өч мең диярлек.

- Мәктәп каникулларымда мин әле азык-төлек комбинатына йөрдем, әле газ баллоннарын буядым. Күп булмаса да, акча эшләдем. Алар мине дә, әниемне дә куандыра иде, - дип, район башлыгы Геннадий Емельянов яшүсмер елларын искә алды, һәм шундый хезмәт төркемнәрен ишәйтергә кушты. Андый ният бар: Мурзихадагы үзгәртеп корылган мәктәп бинасының икенче катында хезмәт лагере оештырырга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев