Аллаһының рәхмәте киң
Аллаһының рәхмәте киң Аллаһ йортының ишеге Ачык ул һәркем өчен. Гыйбадәт кыл, укы, өйрән, Кызганма зиһен көчен. Яктырып китәр карашың, Күңел күзең ачылыр, Җан тынычлыгы табарсың, Әрнү-сагыш басылыр. Аллаһының рәхмәте киң, Һәркемгә бар киңәше. Изге Коръәнне бирелеп Укысын карты-яше. Рима ДӘҮЛӘТШИНА
Аллаһының рәхмәте киң
Аллаһ йортының ишеге
Ачык ул һәркем өчен.
Гыйбадәт кыл, укы, өйрән,
Кызганма зиһен көчен.
Яктырып китәр карашың,
Күңел күзең ачылыр,
Җан тынычлыгы табарсың,
Әрнү-сагыш басылыр.
Аллаһының рәхмәте киң,
Һәркемгә бар киңәше.
Изге Коръәнне бирелеп
Укысын карты-яше.
Рима ДӘҮЛӘТШИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев