Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алтын куллы кешеләр бар

Узган атнада үзләренең һөнәри бәйрәмен чын мәгънәсендә зур йөрәкле һәм алтын куллы кешеләр билгеләп үтте. Көн саен хирурглар кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен көрәшә.

Алабуга үзәк район хастаханәсенә Зөлфия Вәлиева үт куыгында ташлар булганга килеп эләккән, хәзер ул операциядән соң тернәкләнеп килә. 
− Миңа операцияне Юрий Сафанеев ясады, бик яхшы табиб, мине аякка бастырды. Үземне яхшырак хис итәм, әкренләп тора, йөри башладым, бүген хәтта ботка да ашадым. Бүлектә үз эшенең осталары эшли. Мин аларга чиксез рәхмәтле, − ди ул яшь тулы күзләре белән, хисләрен тыярга тырышып.
Бүген Алабуга хастаханәсендә 9 табиб-хирург: 6сы стационарның хирургия бүлегендә, берсе — сырхауханәдә һәм ике табиб хезмәтен яраштырып эшли. Күбесе — зур стажлы белгечләр, ләкин арада яшь табиблар да бар. 
− Көненә уртача 4-5 операция ясыйбыз, кайвакытта шуларның берсе 7-8 сәгатькә сузыла. Тәүлек буе эшлибез. Бүген төнлә ашыгыч рәвештә бер хатын-кызга операция үткәрергә туры килде. Аның яман шеш иде һәм башка авырулары да ачыкланды. Хәзер хәле яхшы инде, − ди Марат Әшрәфҗанов, ул Алабуга үзәк район хастаханәсендә 30 елдан артык эшли.
2020 елда Алабугада хирурглар 1 мең 30лап операция үткәргән. Ашыгыч рәвештә операциягә нигездә холецистит, аппендицит, панкреатит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте кебек кискен ялкынсынулы авырулар белән киләләр. Табиблар әйтүенә караганда, җиңел операцияләр булмый. Һәркайсына җентекләп әзерләнәләр. Төрле сынамышларны да онытмыйлар, ни дисәң дә, хирурглар — хорафатларга ышанучыларның берсе, операция вакытында юк кына нәрсә дә аның нәтиҗәсенә тәэсир ясарга мөмкин. 
− Мин алар турында сөйләп тормыйм, әмма шунысын әйтә алам: операция алдыннан һәрчак кулларымны махсус рәвештә юып, аяк киемен киям, ашыгып нәрсәне дә булса тиешенчә эшләмәсәм, чыгам һәм яңадан әзерләнәм, − ди Марат Әшрәфҗанов.
Медиклар әйтүенчә мөһим проблемаларның берсе — медицина ярдәменә соңлап мөрәҗәгать итү. Тулысынча сәламәт булганда яисә эчке органнарның озакка сузылган авыруы булган вакытта — авырту тою, авырту көчәю яки аның үзгәрүе, хәлсезлек, тән температурасы күтәрелү, ябыгу кебек билгеләр барлыкка килү белән, сагаерга кирәк. Нәкъ менә табибка вакытында мөрәҗәгать итү өзлегүләр килеп чыгуын кисәтергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X