Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана­лар бө­ек­ле­ге

Кай­тып-кай­тып ис­кә алыр­лык, гыйб­рәт итеп сөй­ләр­лек ва­кый­га­лар бар хә­тер сан­ды­гын­да. Алар­ны уй­ла­гач, Әни­ләр кар­шын­да бул­ган бу­ры­чы­быз ар­та, мә­хәб­бә­те­без кө­чәя ке­бек.

Кур­ку­сыз җан!

Ту­ган ягым­да го­мер итү­че Ро­за апа­ны күп­ләр бе­лә. 5 ба­ла ана­сы, 7 яшен­нән су­кыр Ро­за апа. 23 яшен­дә күр­ше­се Ра­фил­гә кия­ү­гә чы­гып ан­нан 5 ба­ла та­бар­га ба­тыр­чы­лык ит­кән кур­ку­сыз җан ул. Алар­ны үс­те­реп аяк­ка бас­ты­ру да шик­лән­дер­мә­гән үзен. Аша­ры­на пе­ше­рә, ке­рен юа, бәй­лә­вен дә бәй­ли. "Ха­тын-кыз эш­ләр­гә ти­еш­ле бар­лык эш­не дә бе­ләм бит мин, ә ни өчен ба­ла та­бу­дан кур­кыр­га ти­еш әле. Хо­дай би­рә тор­ды, мин ту­ды­ра тор­дым",- дип ел­мая ул хә­зер. Ел­ма­ер­лы­гы да бар шул. Ба­ла­ла­ры әни­лә­ре өчен өзе­леп то­ра. Бе­рәү­ләр бер ба­ла­ны та­бып үс­те­рер­гә кур­кып тор­ган за­ман­да, 5 ба­ла­га тор­мыш бир­гән Ро­за апа­ны ни­чек ин­де кур­ку бел­мәс җан ди­ми­сең?!

Иң яра­лы йө­рәк!

Ба­ла­сы­ның бер кы­рын ка­ра­шы да җә­рә­хәт­ли ала аны. Ә кай­ва­кыт­та аның та­ра­фын­нан на­чар сүз­не, кул кү­тә­рү­ләр­не, ахыр чик­тә өй­дән ку­ып чы­га­ру­ны да кү­тә­рә ул. Тик ба­ры­бер га­фу итә... Шу­лай да...

Мәк­тәп ел­ла­рын­да укы­ту­чы­быз Мө­нә­вә­рә апа­ның еш сөй­ли тор­ган хи­кә­я­се бар иде.

Бер ана­ның улы са­бый чак­та шук, сүз тың­ла­мау­чан бу­ла. Ма­ла­ен­нан бер авыр сүз ишет­кән са­ен, әни ке­ше бак­ча бу­ен­да­гы чи­тән­гә бер ка­дак ка­гып куя. Ел­лар уза. Чи­тән­дә бер буш урын да кал­мый. Улы бу сә­ер хәл­нең та­ри­хы бе­лән кы­зык­сын­гач, ана ба­ры­сын да сөй­ли. Ин­де хә­зер ма­лай ән­кә­се­нә бер иге­лек кыл­ган са­ен ка­дак­лар­ны су­ы­рып ала баш­лый. Бер­ни­ка­дәр ва­кыт­тан соң әни­се кар­шы­на ки­леп: "Ин­де хә­зер си­ңа ки­тер­гән авыр­лык­ла­рым­ны га­фу итә­сең­ме? Чи­тән­дә ка­дак­лар бет­те,-"дип со­рый. Әни­се аны җи­тәк­ләп бак­ча­га алып чы­га да: "Ка­дак­ла­рың бет­кән дә бит, ә эз­лә­ре кал­ган улым",- дип җа­вап кай­та­ра.

Та­ны­шым Сү­рия апа 2 кы­зын да ял­гы­зы үс­те­рә. Ал­суы - ара­да ча­я­ны, чи­бә­ре үсеп җит­кәч ир­сез ба­ла алып кай­та. Бу гы­на да тү­гел аны әни­се­нә кал­ды­рып өй­дән чы­гып ки­тә. Бу ва­кыт­та Сү­рия апа­га 42 яшь бу­ла. Ил­фат­ны ул үс­те­рә, тәр­би­я­ли, өй­лән­де­рә. Ә бү­ген­ге уры­ны - карт­лар йор­тын­да. Олы­гай­ган кө­нен­дә бу 3 ба­ла­ның ник бер­се­нә сый­сын ул?! Иң га­җәп­лән­дер­гә­не шул: әле бү­ген дә нәкъ са­бый ба­ла­дай ыша­нып га­зиз­лә­рен кө­тә ул. Ме­нә бер­се ки­леп ке­рер дә: "Ни­хәл әни? Әй­дә өй­гә кай­тыйк"-дип әй­тер ке­бек",- тоела аңа.

Балам өчен!

Яшь­лек ел­ла­ры­ның нин­ди кат­гый, вәх­ши за­кон­лы чор­га ту­ры кил­гән­ле­ге ту­рын­да мәр­хүм әби­ем күп сөй­ли иде.

Көз­нең ал­тын, җы­лы көн­нә­ре. Авыл­ның бар ха­тын-кы­зы, шул исәп­тән ул да кыр­да урак­та. Өй­дә ач­лы-тук­лы кал­ган 6 са­бые күз ал­дын­нан кит­ми ге­нә бит! Тук ба­шак­тан төш­кән бу сар­гылт бөр­тек­ләр­дән он тарт­ты­рып умач сал­са нин­ди шат­лык бу­лыр иде га­и­лә­сен­дә! Бу уен тор­мыш­ка ашы­рыр­га тә­вә­кәл­ли әби. Ике уч бөр­тек­не ке­сә тө­бе­нә са­ла. Тик...Ул гы­на су­дан ко­ры чы­га­мы соң?! Аның ке­бек­ләр мил­ли­он­ла­ган лә­ба­са! Шул ук көн­не со­вет ма­лын ур­лау­да га­еп­лә­неп, төр­мә­гә ябып ку­я­лар әби­не. "Сал­кын төр­мә, баш бет­ле, ашар­га юк. Тик кү­ңел­не иң өз­гә­лә­гә­не - ба­ла­лар­ны шат­лан­ды­рыр­га өл­гер­мә­дем ди­гән уй бул­ды",- дип искә ала ул.

Га­зиз ба­ла­сы ач бул­ган­да, яки бә­ла­га юлык­кан­да Ана­ны тук­та­тыр­лык за­кон­нар да, ка­гый­дә­ләр дә юк җир йө­зен­дә...Элек тә шу­лай бул­ган, хә­зер дә шу­лай.

Сиз­гер кү­ңел!

Зөл­фия апа без­нең авыл­да­гы, күр­ше. 3 ба­ла ана­сы. "У­лым Ин­саф­ны баш­ка­ла­ры­на ка­ра­ган­да ныг­рак сөй­дем. Го­мер­лә­ре кыс­ка бул­ган­га икән",- дип елый ул бү­ген дә улын югал­ту ачы­сын­нан бәр­гә­лә­неп. Озын, чи­бәр, көч­ле Ин­са­фы­ның үлү хә­бә­рен ал­дан си­зеп кө­тә. Ул көн­дә­ге ва­кый­га­лар мон­дый­рак эз­лек­ле­лек бе­лән ба­ра: "Кө­тү­ләр кай­тып, сы­ер са­вар­га утыр­дым, ә үзем­нең ба­шым­да бер уй: "Хә­зер бе­рәр­се ке­рер дә "Ин­са­фың үл­де",- ди­яр. Мин ни­чек­ләр тү­зәр­мен и­кән?" - дим. Сы­е­рын са­вып чы­гып бар­ган­да ту­га­ны ки­леп кай­гы­лы хә­бәр җит­ке­рә. Ә бит ал­дан кай­гы­рыр­га бер­нин­ди сә­бәп тә бул­мый. Һәр­ва­кыт­та­гы­ча ат­на ялын авыл­да үт­кә­реп укыр­га дип Ала­бу­га­га ки­тә егет. Һәр­чак­та­гы­ча уен-көл­ке бе­лән сау­бул­ла­ша. Тик кү­рә­сең МӘҢ­ГЕ­ЛЕК­КӘ...

Из­ге дога!

Тор­мыш­та сы­на­га­ны­гыз бар­дыр: әни­ләр әйт­кә­не ир­тә­ме-соң­мы гел дө­рес­кә чы­га. Алар­ның сү­зе бө­тен­ләй дә чын­бар­лык­ка ту­ры кил­ми кай­ва­кыт. Юк, уз­сын бер ел, уз­сын биш ел- ахыр чик­тә ба­ры­бер әни сү­зе өс­тен ка­ла. Шу­ңа кү­рә, хә­зер үзе­без әни бул­гач та, Әни бе­лән ки­ңәш­лә­шеп яшәү­не зур бә­хет­кә са­ный­быз без.

Ин­де төн. Без йок­лар­га ят­тык. Аш бүл­мә­сен­дә кыш­тыр-кыш­тыр әни йө­ри. Ир­тән тор­гач ба­ла­ла­ры­на чәй­гә тәм­ле бул­сын дип кой­мак куя ул. Йо­кы ара­лаш әни­ем­нең чәч­лә­рем­нән сый­па­вы­на рә­хәт­лә­неп тат­лы ың­гы­ра­шып ку­ям. Өс­лә­ре ачык бул­ма­сын дип юр­ган­ны рәт­ләр­гә ки­лүе ах­ры. Рә­хәт! Әни җы­лы­сын тоя алу рә­хәт! Ис­кә тө­ше­рик әле. Кү­бе­без­гә та­ныш бит бу ва­кый­га. Чөн­ки Әни­ләр­нең йө­рә­ген­дә из­ге­лек, ма­тур­лык, ях­шы­лык... Ана­лар­ның на­маз­лык өс­тен­дә озын-озак до­га кыл­ган­на­рын кү­зәт­кә­не­гез бар­мы? Һәр ба­ла­сы­на ае­рым - ае­рым бә­хет те­ли алар. Бу бә­хет­не ту­гач та ак би­ләү­гә ура­ган­да мең кат те­лә­гән ин­де ул, ак мен­дәр­гә ак кау­рый­лар ту­ты­рып олы тор­мыш­ка чы­гар­ган­да мең кат ка­бат­ла­ган, онык­ла­ры­на ак ма­мык­тан җы­лы оек­баш­лар бәй­лә­гән­дә та­гын мең кат те­ләр... Те­ләк­лә­ре дә, эш­лә­ре дә ак шул Әни­ләр­нең.

Энҗе Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев