Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әниемне төшемдә күрдем...

Әниемне төшемдә күрдем... Әйе, әйе, ниһаять, бу хыялым тормышка ашты. Бер генә мизгелгә булса да, 17 ел элек мәңгегә бездән аерылган әниемне төшемдә күрү, аның яныма килеп кочаклап үбүе минем күңелемдә хисләр өермәсе куптарды.

(нәсер)

Күз карашым еракка төбәп, уйга чумдым һәм әкрен генә күңел дәфтәремне барлыйм. Уйларым мине үткәннәргә алып кайта. Әкрен генә гомер йомгагын сүтәм. Күз алдыма мине дөньяга бар итеп, күңел җылысын, бар көчен биреп тәрбия кылган, кеше иткән Ана килә. Әни, әнием... Шушы өч кенә хәрефтән торган сүздә күпме җылылык, күпме наз, мәхәббәт...

Ирексездән, Һ.Такташ сүзләрен кабатлыйм:
Ана...
Бөек исем...
Нәрсә җитә Ана булуга?
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке Ана булуда...

Дөньяга килгәннән алып, әниемнең армый-талмый, сәгатьләр саен, көннәр, айлар, дистә еллар буе без, алты баланы, күз карасы кебек саклап, җил-буран тидерми, әтием белән бергәләп тәрбияләп үстерүләре, урта, югары белем бирүдә зур көч куеп, олы тормыш юлына аяк бастырулары, һәрдаим кайгыртулары; инде үсеп, шәхес булып формалашып җитеп, гаилә корып, балаларыбыз үз гаиләләрен булдырып, оныкларыбыз үсеп җитеп килсә дә, әти-әни — йөрәк түрендә. Үзе капмый, иң тәмле ризыкларын атналар буе саклап, без ишекне ачып кереп, түргә узуга, бер адым атлау өчен дә зур көч куярга кирәк булган карт әниемнең: "Балам, суыткычта сез, балаларга диеп саклап торган тәмле ризыкларым бар, булмаса, чәй куеп җибәр, өстәл өстен хәстәрлә, — дип, безне кайгыртуы, авылдышлар, якташлар, ахырда ил эчендәге яңалыкларны бәйнә-бәйнә сөйләве, һәрбер баласының киләчәген уйлап, яну-көюләре — бары да әкренләп күз алдыннан уза...

... Могҗиза булсын иде дә, еллар йомгагын кино тасмасы кебек, бер-бер артлы сүтеп, үткәнеңә бер генә мизгелгә әйләнеп кайтсаң иде... Әниемнең әнкәйләргә генә хас мәхәббәт хисләре белән тулы күзләренә бер генә карап, бит очыннан гына булса да үбеп алсаң иде. Юк шул, ул татлы мизгелләр еракта, бик еракта калды...

Тагын уйлар... Ул уйлар мине әледән-әле үткәннәр буйлап йөретә. Мин әти-әнием исән чакта, алар өчен кылган изге эш-гамәлләремне барлыйм. Көн саен булмаса да, атнасына бер мәртәбә алар янында булып, аларга ниндидер ярдәм кылуларыбыз, кара-каршы утырып, ихлас күңелдән сөйләшүләребез...

Әйе, аларның якты образы безнең күңелләрдә мәңгегә уелган. Сораулар, сораулар... Алар биргәннең чиреген генә булса да, без, балалар, кайтара алдык микән? Менә хәзер алар исән булсын иде дә, без, алар биргәннең тамчысын да калдырмыйча, бирәчәк бурыч кебек кайтара алсак иде. Кызганыч... Мондый нәрсәнең булуы мөмкин түгел.

Сериаллар караганнан, әдәби әсәрләр укыганнан соң, ниһаять, тормышта гыйбрәтле хәлләрне белеп, замана балаларының әти-әниләренә булган мөнәсәбәтләрен күргәч, кайчак йөрәк әрни. Андый балаларга мөрәҗәгать итеп, түбәндәге фикеремне юллыйсым, киңәшемне бирәсем килә.

Замана баласы! Синең уйлаганың бармы??? Дөньяда иң якын кешеләрең — газиз әти-әниең алдындагы бурычыңны син ничек кайтарасың? Аларның иксез-чиксез назы, йөрәк җылысына син ничек җавап бирәсең? Онытмадыңмы син аларны? Рәнҗетмәдеңме? Берәр вакыт аларга кырыс караш ташламадыңмы? Аларның күз яшьләренә сәбәпче булмадыңмы? Алар исән вакытта үз гаебеңне танырга соң түгел әле. Исән вакытта белегез якыннарыгызның кадерен!!! Исән вакытта кадерләрен белеп, гел янәшәләрендә булып, ялгызлыкта яшәтмичә, бер кәлимә авыр сүз әйтми торып та, аларны югалткач, бик авыр була икән ул...
Клара ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев