Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Артур Шәйдулла: «Алабуга — мөмкинлекләр шәһәре»

Шәһәребезнең танылган кешеләре турында язмаларыбызны дәвам итәбез.

4 октябрьдә Үзәк китапханәдә яшь драматург, алабугалы Артур Шәйдулла белән очрашу булды.

Былтырдан башлап, Үзәк китапханәдә «СигНатура» дип аталган проект эшли. Алабуга районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова идеясе буенча башланып киткән әлеге проектның максаты: төрле өлкәдә эшчәнлек алып барган яшь алабугалылар белән таныштыру, аларның тормыш юлын тулырак белү, уңышлы шәхес булуга ирешүнең серен ачыклау. Бу юлы бирегә язучы, драматург Артур Шәйдулланы чакырдылар.

Очрашу әңгәмә рәвешендә барды. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм аларның мөгаллимнәре, Артурга гимназиядә татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән Тәгъзимә ханым Мәрданова катнашты. АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһүдина да килде. Алып баручы Гүзәл Фатыйхова биргәннәрдән тыш, студентлар һәм аларның мөгаллимнәренең дә сораулары бар иде. Гомумән, аралашу бик кызыклы гына түгел, файдалы да булды, дип уйлыйм.

— Сезнең белән очрашуыма шатмын. Күңелгә рәхәт, — дип башлады Артур Шәйдулла сүзен, — аеруча, мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары да биредә булгач. Журналистларның миңа еш бирә торган соравы бар: «Бөтен ботка Казанда пешә бит, нишләп Казанга күчмисез?» Алабугада театр булмыйча, беркая да китмим, дим. Алабугада яшәүчеләр муниципаль театрга күптәннән лаек.

Артур Хәниф улы тумышы белән Чаллыдан.
— Әти-әнием удар төзелешкә дип Чаллыга килгән комсомоллар, — ди ул. — 90нчы еллардан без Алабугада. 32нче балалар бакчасы татар бакчасы итеп ачылган вакыт, мин шунда йөрдем. Шуннан мине әти-әнием 1нче татар гимназиясенә укырга бирделәр. Бик матур заман, мөмкинлекләр күп иде, — ди ул. — Балалар хәзер Гарри Поттер белән кызыксына, мин Ибраһим Сәләховны укып үстем. Холкым формалашуга шул этәргеч бирде. 2002 елда 11 сыйныфны бетереп, Мәскәүгә режиссерлыкка укырга китәргә хыялланган идем. Барып чыкмады. 11 класстан соң, сәүдә эшенә киттем, җитәкчелек иттем. Юридик факультетны бетергәч, зур оешманың генераль директоры булдым. Режиссер булмасам да, драматургиягә килдем.

Югары белем киләчәк һөнәр өчен нигез бирә, дип саный Артур, яшьләргә югары белем алырга киңәш итә, ул үз эшчәнлегеңнең юнәлешен тирәнтен өйрәнү өчен кирәк, ди.

Артур Хәниф улы өйләнгән, аларның гаиләсендә кыз һәм ул үсә. Өйдә алар татарча да, русча да сөйләшә. Бәләкәй чакта да гаиләдә ике телдә дә, ләкин әби-бабай янында татарча гына аралашканнар. Бу турыда сөйләгәндә, ул Ркаил Зәйдулла кебек күренекле әдипләрне мисалга китерде. «Алар ике телдә дә яхшы сөйләшәләр бит», — ди. Артур Шәйдулла тормышын сәхнә белән бәйләргә теләүче яшьләр үз хыялларын бәләкәй шәһәрдә дә тормышка ашыра ала дигән фикердә. Бу уңайдан ул беренче театрларның кечкенә шәһәрләрдә куелган булуын искәртте.

— Алабуга — мөмкинлекләр шәһәре, — ди Артур елмаеп. Аның сүзләренә караганда, кешенең бу тормышта тулысынча ачылуына талант этәргеч булып тора. 

Артур Шәйдулланың иң беренче пьесасы 3-4 айда язылган. 
— Бәхәстән туган әсәр. 2014-2015 еллар. Бөтен белем — теория китапларыннан алынган. 2016 елда бу әсәрем «Яңа татар пьесасында «Дебют» премиясенә лаек булды. Хәзергесе бөтен артистларга җибәрелә.
Аның әйтүенә караганда, театр өлкәсендә зур бәхәсләр барган көн бүген. Яңа темалар, яңа мәгънәләр барлыкка килгән, яңа фикерләр туган чор. Драматург моны бүгенге тамашачының тәҗрибәле булуына күрә дип саный, сәхнә әсәре белән аларны кызыксындырырлык, гаҗәпләндерерлек итеп язу авыр. 

Гүзәл Фатыйхованың:
— Элек Сез проза язган идегез, хәзер драма әсәрләренә күчтегез. Башта рус телендә яздыгыз, хәзер күбрәк татарча. Моның сәбәбе нәрсәдә? — дигән соравына Артур Хәниф улы болай җавап бирде:

— Бу мөмкинлекләргә бәйле. Ул вакытта Интернет юк иде бит әле. Русча язам, татарчага тәрҗемә итәм, «Казан утлары», «Мирас», «Идел» журналларына җибәрәм. Рус телендә ун-унбишләп журнал басыла торган чак, әдәби сайтлар булгач, мөмкинлек зуррак. Ике-өч роман, хикәяләрем чыгып, татар язучысы булып танылгач, драма әсәрләренә керештем.

Студентлар арасыннан берәү «Күп укыйсызмы?» — дип тә сорады. Артур Хәниф улы матур әдәбиятны уку яклы. Күп укыгач, иҗат теле формалаша, ди ул. Очрашу вакытында тамашачыларга Галиәскар Камал театрында сәхнәләштерелгән «Сагынырсызмы?» әсәреннән Әҗәл монологын сөйләп күрсәтте.

Әйтергә кирәк, 2003 елдан башлап оештырылып килгән «Яңа татар пьесасы» конкурсында, 2019 елда, Артур Шәйдулла бу пьесасы белән беренче урынны алды. Конкурска әсәрен ул Зәкәрия Нәриман тәхәллүсе белән җибәргән булган. Бу пьесаның куелу язмышы турында да ишеттек:

— "Читка«га чакырдылар. Пьеса укылды. Үз фикерләрен әйтәләр. Рамил Төхвәтуллин сүкте. Наилә Гәрәева яклады. Иң соңыннан татар халык артисты Әзһәр Шакиров чыкты да: «Дуслар, пьеса бик әйбәт, моны куярга кирәк», — диде. — Әлеге пьса буенча спектакльне режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйды, аның премьерасы 2020 елның ноябрендә күрсәтелде.

Шунысын да әйтергә кирәк, тамашачылар язып калдырганча, ул «уйландыра да, көлдерә дә, елата да торган» булган. Гүзәл Фатыйхова әйтүенчә, «Сагынырсызмы?» спектаклен күрергә теләүчеләр аны 8 октябрьдә һәм 30 ноябрьдә башкалага барып, Камал театрында карый алачак.

Тәгъзимә Мәрданова шәһәрнең 9нчы урта мәктәп бинасында мәктәп һәм гимназия балалары бергә 12 ел буе белем алган вакытларны искә алды.


— Артур бик акыллы, тәртипле иде, күзгә генә карап тора. Үз фикерен әйтеп, матур җавап бирә иде ул. Инша, изложениеләрне бәйләнешле җөмләләр белән яза белде. Язучы булыр дип көтмәсәм дә, уңышка ирешер дип уйладым, — дип сөйләде ул, Артурның гимназиядә укыган чагын искә алып. Тәгъзимә ханым аңа яңа иҗади уңышлар теләде һәм:
— Язган кешеләр бәхетле булалар, — дип өстәде.

Бу көнне сораулар бик күп иде, алар нинди генә булмасын, күренеп тора: Артур Хәниф улының җаваплары төпле. Ул татар әдәбиятыннан гына түгел, дөнья классикасыннан да хәбәрдар. Иң мөһиме — үзе яраткан эш белән шөгыльләнә. Тагын шунысы игътибарга лаек: Артур Хәниф улының Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев кебек күренекле әдипләребез иҗатына карата ихтирамы зур, бүгенге язучыларны да теленнән төшерми. Тыныч холыклы драматургның күңелендә нинди давыллар уйнаганын Артур Шәйдулланың әсәрләрен укыган кешеләр генә беләдер.

Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһүдина яшь драматургка ихтирамын белдерде.

— Районда татар телен саклап калу, аны үстерү максатында бергә-бергә эшләрбез дип уйлап торам, — диде ул.

Билгеле, очрашуга килүчеләрнең һәммәсеннән киләчәккә планнар турында да сорашалар.

— «Җаның ниләр тели?» пьесасын Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры күрсәтер дип өметләнәм. Аны Олег Кинҗәгулов куя. Бергәләп эшлибез. 2022 елның конкурсына берничә әсәр җибәрдем.
Артур Шәйдулла кайбер пьесасын ике төндә дә язып чыга, кайберләренә уникешәр ай вакыт китә икән. Быел ул бер-бер артлы дүрт әсәр язган. Якын киләчәктә пьесалар җыентыгын бастырырга ниятли.

Очрашу вакытында студентлар үзләре өчен бик кирәкле фикерләр ишетте дип уйлыйм. Мәсәлән, драматург — ул атмосфера, мохит, вакыт бирелешен тудыра, конфликт, ягъни капма-каршылыкларның бәрелеше үсешенә элементлар өсти ала. Юл арасыннан мәгънә табу өчен урын булуы зарур. Артур Шәйдулла профессиональ артистлардан да уздырып уйнаучы артистларны белә.

— Халык театры куя алмый торган бернәрсә дә юк, — диде ул, һәвәскәр һәм һөнәри артистлар эшчәнлеге арасында аермага кереп киткән сорауларга җавабын йомгаклап.

Уңышлы шәхес булу өчен, табигый сәләттән тыш, хезмәт сөючәнлек кирәк, шуңа да ул «Язучы һәрвакыт язарга тиеш», — ди. Фикерләр каршылыктан туа, аны күрә белергә кирәк. Артур әйтемнәрне, кызыклы очракларны туплап баруын, аларны барлавын әйтте.

Тагын бер фикере: «Иҗатчы өчен чикләр булмаска тиеш». Мәсәлән, кемнеңдер соравы буенча эшләсәң, син билгеле бер кысаларда язарга тиеш буласың. 

— Язган әйбер күңелгә якын булырга тиеш, — ди Артур.

Бу әңгәмә вакытында, театрга кагылышлы күпме тема кузгатылды, сөйләп тә бетерерлек түгел. Мизансценалар, декорацияләр, яхшы һәм начар персонажлар — мәдәният һәм көллият студентлары өчен таныш нәрсәләр инде. Ә менә аларны ничек куллану, күп геройлар катнашында куелырга тиешле әсәрне сәхнәдә аз санлы артистлар белән ничек итеп күрсәтү — кыен мәсьәлә. Һәм моның нечкәлекләрен без Артур Хәниф улыннан ишеттек. Үтемле һәм фәһемле әңгәмә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев