Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Атау авылында өмә

Авылларда, яз башланып җирләр кипшенү белән, авыл халкы чистарту, җыештыру, чүп-чарлардан арыну эшләренә керешә.

Кемнәрдер   үзенең хуҗалыгы, кемнәрдер авылы, якын-тирәнең, зиратларның  тәртибе, аның чисталыгы өчен борчыла. Болар барысы да һәркемнең күңел киңлегенә һәм аның чисталыгына бәйледер, мөгаен, әмма ничек кенә булмасын, һәркем шушы тирәлек белән һәрвакыт бәйләнештә. Һәркөн ул шушы юллардан үтә, телиме, теләмиме, матурлык яисә  тәртипсезлек белән очраша, күңеле  начар яисә яхшы хисләр  белән тула.  Бу исә киләчәк буыннар күңелендә дә җуелмаслык эзләр калдыра. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Балаларыбызның да күңелләре ак, чиста булсын дисәк, моңа игътибарны киметергә ярамый. Ата-аналарга, туганнарына булган хөрмәт, игътибарлылык, аларны һәрвакыт олылау кебек асыл сыйфатлар бала күңеленә шулай салына бит.

Элек-электән әлеге авылда кем яшәгәнен белергә теләсәң, авылына, аның зиратына барып кара, ди торган булганнар. Шул гыйбәрәне истә тотып, Атау авылы халкы да, якын-тирә авыллар кебек үк,  чисталык, тәртип булдырырга тырыша. Иртә яздан халык авыл тирәсен чүп-чардан чистартты.

Атаулылар 30 апрель  көнне изге урыннардан саналган зиратка өмәгә җыелды (гадәттәгечә, авыл зиратында һәр елны көзен октябрьнең беренче ялында, язын 1 Май бәйрәмендә өмә үткәрелә).  Өмәгә шушы авылда туып үскән, күп еллар башка җирләрдә яшәгән авылдашлар һәм аларның туганнары да кайткан иде.

Ул көнне һәркем ихлас күңелдән эшләде. Зират чүп-чардан, чардуганнар өстенә ауган корыган агачлардан, ботаклардан чистартылды.  Ауган кабер ташларын торгызылды. Атаулылар, шушы өмәдә актив катнашып, саваплы эш башкаручыларга Әхмәтҗановлар нәселеннән: Фердинанд, Миндиль, Фазыл, Фирдәүсә, Фәниягә;  Зариповлар нәселенән: Ривал, Илнар, Альберт, Людмила, Әлфирәгә; Галимовлар нәселеннән: Равил, Наил, Рәис, Гөлнурага; Галләмовлар нәселәннән: Фәнил, Розалия, Фәнзил, Гөлсәрия, Рәмзия, Айдар, Азат, Эльвирага; Исхаковлар нәселеннән: Розалия, Чулпан, Айдарга; шулай ук Мөхәмәтнур Галеев, Гөлүзә Мәрданова, Гафиятулла Марданов, Әлифнур һәм Равилә Әхмәдишиннарга бик рәхмәтле.

Өмәдә катнашу мәрхүм һәм мәрхүмә туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, аларга хөрмәт күрсәтү дә. Йола саналган мондый саваплы эшләрдән читтә калмасак иде. Шушы изге эшкә вакыт табучыларга  бик зур рәхмәт. Аларга саулык-сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар насыйп булсын.

Фәнил һәм Розалия ГАЛЛӘМОВЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев