Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авария хәлендәге торакта яшәгән алабугалы яңа фатирлы булды

Алабугалы Галина Шәйхетдинова үзенең яңа фатирыннан ачкычлар алды.

Аларны аңа шәһәр киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Олег Колпаков тапшырды.

— Ун ел көткәннән соң, бу чын могҗиза! — дип сөйләде Галина ханым күз яшьләре белән.

Галина Шәйхетдинова торак алуга чиратта 2012 елдан, Казан урамындагы йорты җимерелгәннән бирле торган. Аның фатиры исән калса да, стеналары буйлап ярыклар күренгәли. Йортта тормыш итү куркыныч булганлыктан, анда яшәүчеләр күченеп китә башлый. Берникадәр вакыттан, анда торыр урыны булмаган кешеләр җыела, соңыннан Галина Петровнаның фатирында калган әйберләре дә янып бетә.

Бу вакыйгадан соң, алабугалыны олы яшьтә һәм чит кеше каравына мохтаҗ булган туганы үз янына чакыра.

— Без берничә ел бик дус яшәдек, мин аңа һәрьяклап ярдәм иттем. Аның вафат булуына сигез ел булды инде. Фатирын калдырыр варислары булганлыктан, мин монда вакытлыча гына, − дип сөйләде Галина Шәйхетдинова.

Ләкин биредәге шартларны да уңайлы дип атавы кыен. Фатирда бик салкын, шунлыктан ул йон оекбаш, җылы свитер кия, хәтта башына ябына. Аның әйтүенчә, балкон ачык, тәрәзәләр искергән, суык та шуннан керә. Фатир үзе дә күптән төзекләндерүгә мохтаҗ.

− Душтан соң авырмас өчен, мин шунда ук җылы итеп киенеп куям, — ди Галина Петровна йон шәленә күрсәтеп.

Аны ул якында гына — тартмалар өстендә тота: күченгәнче, әле тагын кирәк булачак бит. Хәер, Галина ханым яшәгән бүлмә хәзер төрле зурлыктагы тартмалар белән тулы. Яңа елны яңа фатирда каршы алырга дип, ул шушы ел ахырына ахырына күченергә өмет итә. 

— Шундый чиста, якты фатир! Анда бик җылы! — дип куана Галина Петровна һәм күршеләре белән танышып өлгергәнлеге турында да сөйли.

Хәзер аны яңа җиһаз сатып алу һәм әйберләр ташу кебек мәшәкать көтә. Тик бу эшләр Галина Шәйхетдиновага шатлык кына китерәчәк, чөнки ул үзе дә, туганнары да аңа фатир бирәчәгенә ышанмаган булган.

− Миңа фатирлы булырга ярдәм иткән һәркемгә мин бик рәхмәтле! Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевка һәм ул вакытта торакны исәпкә алу бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган һәм миңа барысын да үтемле аңлаткан Алабуга районы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Рөстәм Миннебаевка аерым рәхмәтемне белдерәсем килә, − диде Галина Петровна.

Фатирны ул 2019-2023 елларга тузган торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы буенча алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев