Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Августның кыйммәтле сөенечләре

Тиздән беренче сентябрь, мәктәпкә укырга керергә әзерләнүче балалары булган әти-әниләр өчен мәшәкатьле ай башланды. Куанычлы бәйрәм зур чыгымнар сорый.

Алабугада быел 1100 бала беренче сыйныфка укырга керә. Өченче мәктәпкә барырга җыенучы Дамир Багданов - аларның берсе. Әти-әнисе аңа мәктәпкә костюм-чалбар алырга әлегә ашыкмый. Полина Багданова әйтүенчә, 1 сентябрьга кадәр әле вакыт бар, бала да буйга үсәргә мөмкин. Шулай булса да, кайбер әйберләрне: букча һәм спорт киемен алырга өлгергәннәр. Болар аларга 6 меңгә төшкән.

- Букчаны сайлаганда, кыйммәт булса да, ортопедлар таләбенә туры килгәненә тукталдык, минемчә ул улым өчен уңайлырак. Мәктәп киемнәре алганда, сыйфатка игътибар бирергә җыенам, чөнки әле алар кечкенә, әйбернең кадерен белеп кими, шуңа күрә бәясенә күзне йомып, озакка җитәрлек яхшысын алырга кирәк. Арзанлыны алып, ул тузгач, икенчене алганда, акча күбрәк тә чыга әле.

Полина Дамирны беренче сыйныфка әзерләү, ким дигәндә, 15 меңгә төшәр дип уйлый.

Базар һәм кибетләрдә якынча бәяләрне белештек, аларны сезгә тәкъдим итәбез:

Исемлек

Базар бәяләре

Кибет бәяләре

Букча

300-3500

250-4000

Костюм-чалбар

1500-4200

1000-6000

Күлмәк

450-700

230-780

Галстук

150-200

160-250

Малайлар түфлие

700-1100

600-1100

Алмаш аяк киеме

300-500

250-600

Аяк киемен салу өчен сумка

100-250

90-300

Кызлар өчен мәктәп формасы

(күлмәк + алъяпкыч)

1850-2900

2300-3500

Кызлар түфлие

900-1200

750-950

Колготки

150-200

170-200

Бантиклар (бер пар)

180-240

160-260

Кроссовка

600-900

450-850

Спорт киеме

950-1800

1400-2050

Болардан тыш, әле канцтоварлар һәм Белем бәйрәменә чәчәк бәйләме дә кирәк. Барлык кирәк-яракны җыеп исәпләгәндә, барысы 1500 сумга төшә. Ә чәчәк бәйләме инде һәркемнең үз иркендә. Сатучылар әйтүенчә, бер розадан торган букет - 100 сум, купшы букетны 2 мең сумга алырга була.

Укучы киеменең төрен мәктәп әти-әниләр белән бергә сайлый - ул тиешле таләпләргә җавап бирерлек булсын. Шулай ук портфель сайлаганда, беренче чиратта, аның матурлыгына түгел, ә баланың сәламәтлегенә зыян салмый торган һәм уңайлы булуына игътибар итәргә кирәк.

Рания Шәймуллина, кибетче:

- Мин җиңел, мәсәлән 800 грамм авырлыктагы букчалар яклы. Бер килограммнан артык авырлыктагы сумкалар беренче сыйныф баласы өчен авыр, минемчә. "Гризли" фирмасы рюкзаклары иң ышанычлысы һәм яхшысы дип уйлыйм. Аларга берни булмый, минем балаларныкы шундый. Әлеге сумкаларның замогы да ватылмый, эчке материалы да нык, бер ялгансыз, бала мәктәпне шул бер букча белән бетерә ала. Гади сумкаларны да начар димим. Сумка сатып алганда, замокның эшләвен, тоткычы астында эчке якта запас тукыма барлыгын тикшерергә, теккән җирләре булырга, сумканың төбе нык, каешлары яхшы беркетелгән һәм озын булырга тиеш, чөнки кышкы куртка кигәндә, озынайтырга кирәк. Букчаның артка өлеше йомшак булырга тиеш, "ортопедик" дигәннәргә игътибарны нык җәлеп итмәскә, чөнки хәзер балалар мәктәпкә 3-10 километр җәяү йөрмиләр, мәктәпләр бик якын урнашкан, юлга 5-10 минутлап вакыты үтә инде баланың.

Шәһәребездә мәктәпкә киемне заказ белән тектерүчеләр дә бар. Ательеда эшләүчеләр сүзенә караганда, тегүнең үз уңай яклары бар, һәркем үзе теләгәнчә тектерә. Кемгәдер "кояш" итәк кирәк, алъяпкычның "канатлары" кабарынкырак кирәк. Сатып алганда, сиңа ошаганының размеры туры килмәскә мөмкин. Димәк, нәтиҗәдә заказ бирүче үз размерындагы үзе теләгән киемне килеп ала, чагыштырмача бәясе шул ук. Кибеттән алсаң да, заказ биреп тектерсәң дә, аерма әлләни сизелми. Алъяпкычны якынча 400 сумга, күлмәкне 800-1000 сумга тегәләр, бәя фасонга карап. Ә менә беренче сыйныфка баручы малайларга костюм-чалбарны сатып алу кулайрак, чөнки тектерү кыйммәткә төшә. Тегүчеләр моны эшнең катлаулырак булуы белән аңлата.

Алабугада баланы беренче сыйныфка әзерләү якынча 15-20 мең сумга төшә. Бу суммага мәктәп формасы (кызлар өчен: күлмәк, ике пар алъяпкыч; малайлар өчен: костюм-чалбар, ике пар күлмәк), түфли, алмашка аяк киеме, спорт киеме, мәктәп букчасы, икенче аяк киеме салып йөри торган сумка, ике-өч пар колготки, бантиклар, ике галстук, каеш, канцтоварлар, чәчәк бәйләме бәясе керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев