Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл иминлегенә кулдан килгәнчә өлеш

Үз җирлеген тагын да матуррак һәм төзеклерәк итәргә – гражданнарның үзара салым программасында катнашучыларның барысы да, шул исәптән Алабуга районындагылар да, шундый максат куя.

Яковлево авыл җирлегендә быел үзара салым җыюда халыкның 100 проценты диярлек катнашты. Акча бик күп тә җыелмаган – һәркемнән 300 сум, әмма бу акчалар ярдәмендә авыл халкын борчыган күп кенә мәсьәләләрне хәл итә алганнар.

 2019 елда түбәндәге эшләрне башкару турында карар кабул иткәннәр:

 - Яковлеводагы Ленин урамы буенча сквер урынын төзекләндерү;

 - Бессониха авылында каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнер мәйданчыгы әзерләү һәм урнаштыру;

 - Яңа Анзирканың Колхоз урамы буенча юл чокырларын ремонтлау;

 - Чыршы авылындагы Тынычлык һәм Черенга авылындагы Көньяк урамнары буенча юлларга сибү өчен вак таш сатып алу.

 – Үзара салым нәтиҗәләрен без үз күзебез белән күрәбез. Мәсәлән, узган елларның берсендә, өмә үткәреп, зират коймасының бер өлешен алыштырдык, юлдагы чокырларны ремонтладык. Авылда иң мөһиме – ут, су һәм юллар. Болар белән бездә кыенлыклар юк, шуңа күрә социаль-мәдәни объектларга да игътибар бирергә мөмкин. Менә Яковлевода клуб каршында бик матур һәм куркынычсыз балалар мәйданчыгы ясалды. Скверны төзекләндерәбез, биредә авыл халкы һәм килгән кунаклар саф һава сулап, ял итә алачак, – ди Яңа Анзиркадан Евгения Терешина.

Авыл җирлеге халкы киләсе елга да шундый сумма җыярга ниятли. Ул акчага Яковлеводагы скверны өлешчә төзекләндерергә, Яңа Анзирканың Колхоз урамы буенча юл чокырларын ремонтларга, Чыршы авылындагы Тынычлык урамы, Черенгадагы Көньяк, Бессонихадагы Яр буе, Мамыловкадагы Болын урамнары буенча юлларга сибү өчен вак таш сатып алырга планлаштыралар.

Татар Дөм-Дөме авыл җирлегендә яшәүчеләр быел 90 мең сумга якын акча җыйган – һәрберсе 500 сум биргән. Нәтиҗәдә, җирле мәсьәләләрне хәл итүгә киткән акча барысы 465009 сум тәшкил иткән. Ул авыл җирлегендәге иң мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән:

 - МТЗ-82 тракторы өчен асылмалы җиһазлар сатып алу;

 - янгын сүндерү машинасы тора торган бинаны ут, газ һәм җылылык белән тәэмин итү;

 - Татар Дөм-Дөме авылындагы су алу скважинасы өчен тирәнлек насосы сатып алу.

Ә киләсе елга авыл халкы Татар Дөм-Дөме авылындагы Муса Җәлил урамы буенча юл салу өчен вак таш һәм МТЗ-82 тракторы өчен асылмалы җиһазлар алып кайтырга ниятли.

Сүз уңаеннан, Илмәт авыл җирлеге халкы киләсе елга шулай ук МТЗ-82 тракторы өчен асылмалы җиһазлар алып кайтырга, Ядегәр авылындагы зиратны коймалау өчен материаллар сатып алырга планлаштыра. Шулай ук үзара салым программасы ярдәмендә быел авыл җирлегендә МТЗ-82 тракторы өчен тагылмалы савыт барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев