Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бакча кишәрлекләрендә тәртипме?

Кеше ел әйләнәсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истән чыгармаска тиеш. 26нчы янгын часте инженеры Лариса Парамонова алабугалыларга бакча кишәрлегендә янгыннарга каршы саклык чараларын күрү турында сөйли.

Җир кишәрлекләрен чиста тоту матурлык өчен генә түгел, янгын куркынычсызлыгы өчен дә әһәмиятле. Бакчачылык идарәләре ширкәт территориясендә җыелган чүпне контейнер яисә махсус мәйданчыклардан вакытында чыгару хәстәрен күрергә бурычлы.

Нәрсәдән башларга?

Шәһәр читендәге торак пунктларда янгын куркынычсызлыгы турында сүз барганда, бик күп нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк:

· Биредәге корылмаларны төзегәндә үк төзү технологиясе, янгыннан саклый торган материаллар куллану таләпләре бозыла;

· Инженерлык җиһазлары мөстәкыйль рәвештә урнаштырыла, электр җиһазлары дөрес файдаланмый;

· Коелган яфраклар, үлән, чүп, янучан калдыклар җыештырылмый;

· Дөрес транспорт чишелеше булмау.

Югарыда санап кителгән сәбәпләр аркасында янгын чыга калса, аны үз көче белән беркем дә сүндерә алмаячак. Бәхетсезлек булмасынга, кайбер кагыйдәләрне тоту мөһим. Төзүнең заманча алымнары хәтта катыргыдан салынган йортны да янгыннан сакларга мөмкинлек бирә. Моның өчен, төзелешне башлар алдыннан һөнәр осталарын табарга кирәк. Дача йорты әзер килеш сатып алынган икән, белгечләр белән аның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү комачау итмәс.

Мич, камин "буржуйка", газ җиһазлары аеруча игътибар сорый. Алар төзек булырга һәм дөрес кулланылырга тиешле. Гади генә кагыйдәләрне үтәү дә иминлекне сакларга ярдәм итә:

1. Сыекландырылган газлы баллоннарны ачык урында калдыру фрамый.

2. Аш бүлмәсе плитәләре өчен файдаланыла торган 12 литр күләмле газлы җиһаз аерым янкормада урнаштырылырга тиеш.

3. Корылмага якын урында учак ягу, янып бетмәгән күмерне таратып ташлау тыела.

Җәйге чорда корылма янына сулы мичкә куела. Шулай ук янгынга каршы эш кораллары булырга тиешле. Түбәгә менәрлек баскыч та булырга тиеш. Чардакта янып китүчән матдәләр һәм сыеклыклар, иске-москы, кирәкмәс җиһазлар булырга тиеш түгел. Уемнарның барысына да пыяла кую яхшы. Зарарланган розетка, электр плитәсе һәм башка шундый җиһаз куллану янгын куркынычына китерә. Электрны файдалану өчен мөстәкыйль ясалган җиһазларның кыска вакытлы ялганыш китереп чыгаруы бар.

Күмәк куркынычсызлык турында

Күп кенә дача корылмалары күмәк хуҗалык чикләрендә урнашкан. Аларда планлаштырган вакытта ук янгынга карша куркынычсызлык чаралары күрелә. Янгын машиналары килеп җитә алырлык итеп, юлларга карата таләпләр үтәлү дә шуңа керә. Бу уңайдан түбәндәгеләр тыела:

· Үтеп йөрү юлларын тарайтып, кишәрлек чикләрен мөстәкыйль рәвештә киңәйтү;

· Гомуми куллану урыннарын чүпләү, архитекторлар белән килешүдән башка, кече архитектура сыннары урнаштыру;

· Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен күрәләтә бозу (дача йортларында ягулык салынган савытлар һ. б. тоту)

Дача, бакчачылык оешмасы территорияләрендә чүп җыя торган махсус урыннар бар. Янгынннан саклау чарасы буларак, су савытлары, янгын сүндергечләр һ. б. булырга тиеш. Гамәлдә, кишәрлекнең янгынга каршы куркынычсызлыгын тәэмин итүне аның хуҗасы үзе кайгырта. Гади генә куркынычсызлык чараларын саклау да зур бәладән коткарып калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев