Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

БАЛА МӘКТӘПТӘ ТЕЛӘП УКЫСЫН ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Баласының озаклап дәрес хәзерләвеннән, темага тиз генә төшенә алмавыннан, кушканнарны эшләмәвеннән гарык булган әти-әниләрне очратырга туры килә. Ә зур хата эшләвебезне, соңрак шуның ачы җимешләрен татырга мөмкинлегебезне абайламыйбыз да.

Республика ата-аналар интернет-җыелышында “Баланы интектермичә ничек

Республика ата-аналар интернет-җыелышында “Баланы интектермичә ничек итеп укытырга?” дигән теманың кузгатылуы да юкка түгел иде.  Җыелышта бу уңайдан В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты галиме, психология фәннәре кандидаты Надежда Ванюхина чыгыш ясады. Аның киңәшләре"Интертат" электрон газетасы укучыларына файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Доцент Надежда Ванюхина Петр Гальперин теориясенә нигезләнергә киңәш итә:     

 – Студент булганда әлләни колакка элмәгән идем, үз балам тугач кына шушы теориянең төбенә төшендем. Бу акыл белән эш итү гамәлләренең эзлеклелегенә кагылышлы этаплар. Балам 1 нче сыйныфка укырга кергәч, шушы теория аркылы баланы интектермичә өйрәтеп булуына инандым. Уку-язуга, санарга өйрәтүме, тапкырлау таблицасымы, олимпиадага әзерләүме яисә бабайны компьютерда эшләргә өйрәтүме, башка эшләр – 6 этап истә булырга тиеш. Кайсыдыр этапны төшереп калдырабыз икән, бетте дигән сүз. 

  Беренче этап

Беренче этап мотивациядән гыйбарәт. Мотивация кирәк икәнен бар кеше дә аңлый, әмма бар кеше дә башкарып чыга алмый. Мотивация кемгәдер тәэсир итәргә, ә кемгәдер бөтенләй тәэсире булмаска мөмкин. Мәсәлән, мин студентларга инглиз теленнән дәрес алып барам. Тавышланганнарга өй эше бирәм, дип куркытмакчы булам – шып, тыналар. 2 нче класс укучыларында инглиз теленнән түгәрәк вакытында тавышлана башлагач, өй эше бирәм хәзер дигәч, “миңа, миңа бирегез” дип кул сузалар. Башлангыч сыйныф укытучысына, нишләтим боларны дип барган идем, “наклейка бирәм тыныч утырсагыз, дип әйтегез” диде. Ягъни, кече яшьтәгеләр наклейкага алдана. Әгәр укытучы 30 укучыга мотивация таба алмый икән, сез бит үз балагызга мотивация таба алырлык, өегездә 30 бала юк бит, - дип киңәш бирде психолог ата-аналарга.

Кеше яхшыга да, начарга да ияләшә. Төрмәгә утыртсалар ул башта борчылырга мөмкин, аннары күнегә, шулай тиеш кебек кабул итә. Надежда Ванюхина әйтүенчә, монда да ниндидер мотивация тәэсир итә.

– Совет чорында чүп машинасы белән куркыткан бер әнине беләм. Ә ул елларда чүп машинасы бик куркыныч иде, каяндыр тишектән суы ага, шыксыз. Бала куркып “нәрсә бу, әни” дигәч, “улым, чүп машинасы, укымасаң, шулай эшләячәксең” дия торган булган. Баласы укуы турында онытса – шалт, чүп машинасы турында исенә төшергән әнисе. Ягъни, мотивация процессы һәрвакыт булырга тиеш дигән Гальперин. Кайчак мотивация өчен күп акча кирәкми, бу уенчык, велосипед һәм башкалар белән кызыктыру дип кенә уйламагыз. Сүзләр дә мотиватор ролен уйный. Интернет та мотиватор булып хезмәт итә ала. Ник Вуйчич турында мәгълүмат ишетү дә ничек тәэсир итә алачак! Сәер, бәхетсез кебек тоелган кешеләрнең үзләре турында “мин бәхетле” дигәннәрен ишетү дә тәэсир итәргә мөмкин, дип саный Надежда Ванюхина.

Икенче этап

Психолог әйтүенчә, икенче этап – без балага ничек эшләргә кирәклеген аңлатырга тиеш.

– Еш кына безнең карашка җиңел генә тоелган әйберләр беренче тапкыр моны эшләгән кешегә аңлаешсыз. Кайчак баланың аңламавы чыгырыбыздан чыгара, әмма сабыр булу кирәк.

Берсендә ирем белән улыбызга: “Син үсәсең, олы кешегә әйләнәсең, бар, савытларны ю”, - дидек. Ярар, диде, шулай да, юарга вакыт җиткәч, урыныннан селкенми. “Ир кеше үз сүзендә торырга тиеш”, - дип әтисе сүгә. Юкса, мин эшнең нәрсәдә икәнен үзем дә аңларга тиеш идем кебек. Шул вакытта бала миңа: “Әни, ә кайсы чүпрәк белән юарга соң?” - дип сорый. Дөрестән дә, минем анда ике төрле губка, өстәл чүпрәге бар, савыт юа торган сыекча, порошок кебеге дә бар. Аннары мин кайсы губка белән ничек юасын аңлаткач кына, эш җайланып китте. Шуңа күрә бу этап бик мөһим. Әгәр без эшне ничек башкарасын аңлатмыйбыз икән, гомер буе шулай китәчәк. Дөрес, башка бер бала майлы губка белән аннан-моннан юып куярга да мөмкин, яисә кәстрүлен юып, капкачын юмый калдырырга мөмкин. Ул вакытта “нигә капкачын юмадың, яисә бер яктан гына юдың, порошок белән югач, әйбәтләп чайкамагансың”, - дип шелтәләячәкбез. Машина йөртергә өйрәнгәндә дә, исегезгә төшерегез, инструктор кычкырырга тотына, янәсе, газга катырак бас, “поворотникны” кабыз, дип. Ә син башта аңлат, ярый да син гомер буе машина йөртәсең, ә ул бит әле беренче утырган. Ягъни, өйрәнүче кешедә әле эш тәртибе автоматизмга җитмәгән – шуны аңларга кирәк!  

Өченче этап

Эш тәртибен аңлаткач, кешегә үз кулы белән эшләп карарга ирек бирергә кирәк. Бу – Гальперин теориясенең өченче этабы.

– Берсендә бер студент улымны компьютерда презентация ясарга өйрәтергә туры килде. Берничә дәрес аңлата да аңлата, бала һаман кырыенда утыра. “Туктагыз, урыннарыгызны алмашыгыз әле”, - дидем. Ә бала барыбер тиз генә эшләп күрсәтә алмады. Ягъни, кеше үз кулы белән эшләп карамыйча, өйрәнә алмый. Кеше үзе нәрсәнедер булдыра алганда, өйрәнчекнең әкрен генә эшләгәнен көтәргә түземлеге җитми. Ә болай эшләргә ярамый! Беренче коймак төерле булырга мөмкин, әмма бала моны үзе эшләп карарга тиеш! Ата-аналар да балаларына тизрәк кычкыра башлый, баласының тиз арада үзләре көткәнчә эшләвен күрергә тели. Туктап тор, баланың башына барып җитсен, үзе эшләргә өлгерергә вакыт бир, - дип киңәш бирә Надежда Ванюхина. 

Дүртенче этап

Дүртенче этап – кеше үзе эшләп карагач, үз-үзенең гамәлләренә комментарий бирә башлый.

– Мин машина йөртергә өйрәнгәндә, “поворотникны кабыз” дип, үз алдыма кычкырып сөйләшеп бара идем, - ди психолог. 

Бишенче этап

Бишенче этап эчтән генә сөйләп эшләүдән гыйбарәт.

– Әйтик, кешедән белмәгәнен сорасаң, инглиз телендә 38 ничек була дисәң, кемнәрдер уйга чума, аннары гына кычкырып әйтә. Кешегә уйларга вакыт бирергә кирәк. 6 ны 7 гә тапкырлагач ничә була дип сорыйбыз, мәсәлән. Эченнән генә уйласын башта. “Ничә тапкыр үттек бит инде моны, өйрәндек бит инде, тиз җавап бир” дип сүгәргә ашыкмагыз, - дип кисәтте Надежда Ванюхина. 

Алтынчы этап

Психолог әйтүенчә, соңгы алтынчы этапта инде кеше акыл белән эшләүгә килә.

– Шушы этапларны узгач кына, кеше автоматизм стадиясенә ирешә. Безгә бу стадиягә килеп җитү өчен сабыр булу кирәк.

Бала укырга теләмәсә, билгеләрдән һәм Бердәм дәүләт имтиханыннан курыкса, нишләргә? 

  1. Мәктәптә укытучы белән конфликт булса, нәрсә эшләргә? 

  2. Олырак сыйныфларда укучы балаларга ата-аналар ярдәм итәргә тиешме? 

Надежда Ванюхина җавап бирә:

  • Ата-аналар балаларына булышырга тиеш. Теләсә нинди адаптация ярдәм сорый. 1 нче курска кергән студент та югалып калырга мөмкин, яңа эшкә урнашкач та, кешегә ярдәм кирәк. Ә монда сүз бала турында бара. Аеруча башлангыч мәктәптә балага ярдәм кирәк. Аның янында кемдер утыруы мөһим. Олырак балалар уку турында сөйләшергә тели икән, каршы килмәгез, тыңларга тырышыгыз. Яшүсмерләр болай да сөйләшүдән читләшә, әти-әнидән ерагая башлый. Әмма баланың өй эше буенча сорап килү форсатыннан файдаланырга кирәк, бу яшүсмер бала белән контакт өчен бер сәбәп.
  • Барлык балалар да отличник була алмый, аңа омтылмый да, ә әти-әниләр моны көчләп тага, кайвакыт бала урынына үзләре үк дәрес хәзерләп утыра. Бу зур хата. “5 лелек булмаса, ярар, 4 ле булыр. Ник исегез китә?” – диде.
  • Югарырак сыйныфларга таба баланың дәресне мөстәкыйль хәзерләргә өйрәнсен өчен, ата-анага башка бүлмәгә кереп торырга, үз эшең белән шөгыльләнергә була. “Әни, кил әле”, дип чакырса, “хәзер үк килә алмыйм, үзең кил” дип әйтергә була. Ярты очракта бала барырга иренәчәк һәм үзе эшләп куячак. Димәк, эшли белсә дә, болай гына чакырган булып чыга, бары тик әнисенең үзе янына килеп китүен генә теләгән.

  • Ниндидер шөгыльләре булган ата-аналарның үз балаларына өйрәтергә иренмәскә кирәк. Әйтик, кемдер логик мәсьәләләрне яхшы чишә, шахматны яхшы уйный – боларны укытучыдан көтеп утырасы түгел, ә балаңа үзең өйрәтергә кирәк.   

“Укытучы роле – беренче чиратта, белем бирү, ата-ана роле – ярату һәм ярдәм итү”, - диде белгеч һәм укытучы белән бала арасында низаг туа калса, башта мәктәпкә барып буран очырганчы, вазгыятькә төшенергә, бала белән тынычлап сөйләшеп карарга киңәш итте. “Төп психологик закон – бернинди экстрим, кардиналь каршылыклы нокталар булмавы, эзлеклелек мөһим”, - дип җөпләде Надежда Ванюхина.

итеп укытырга?” дигән теманың кузгатылуы да юкка түгел иде.  Җыелышта бу уңайдан В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты галиме, психология фәннәре кандидаты Надежда Ванюхина чыгыш ясады. Аның киңәшләре"Интертат" электрон газетасы укучыларына файдалы булыр дип уйлыйбыз.

ЧЫГАНАК:http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев