Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасы өчен түләүне исәпләү тәртибе үзгәрде

Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары кертелде – балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве структурасы яңадан каралды.

Икътисади кризис чорында мондый карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Шулай итеп, 12 майдан бакчалар өчен түләү баланың йөрүенә карап исәпләнәчәк. Бала бакчага йөрмәгәндә ата-аналар түләвенең даими өлеше киметеләчәк. Шулай ук барлык ата-аналар өчен түләүнең гомуми күләме дә кими.
Әйтик, 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен 10,5 сәгатьлек режимлы төркемнәрдә элек ата-аналар түләве 3375 сум иде, шуның 2789 сумы — йөрүгә бәйле булмаган даими түләү һәм 586 сумы — килгән көннәр санына карап исәпләнелә торган түләү.
12 майдан әлеге категория төркемнәре өчен ата-аналар түләве 3127 сум тәшкил итәчәк, шуларның 685 сумы — даими түләү һәм 2442 сумы — туклану өчен түләү. Ул баланың балалар бакчасына йөргән көннәр санына бәйле булачак.
Даими түләү күләмен, шулай ук ата-аналар түләвенең гомуми күләмен киметү белән бәйле барлык чыгымнар Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты хисабына капланачак.
Шулай ук ата-аналар түләве структурасында үзгәрешләрне дә билгеләп үтәргә кирәк. Моңа кадәр туклану өчен чыгымнарның 80 проценты —муниципаль бюджет хисабына, ә 20 проценты — ата-аналар түләве хисабына түләнгән булса, хәзер исә әлеге чыгымнар ата-аналар түләвенә күчерелгән — бу өлеш йөрү-йөрмәүгә карап исәпләнәчәк.
Ата-аналар түләвенең даими өлешендә (абонент түләве) азык-төлек блогы хезмәткәрләренең (пешекчеләр, кухня хезмәткәрләре) хезмәт хакы, хуҗалык-көнкүреш хезмәте күрсәтү товарлары һәм медикаментлар сатып алуга киткән чыгымнар сакланган. Кече тәрбиячеләрнең, медицина хезмәткәрләренең һәм административ-идарә персоналының хезмәт хакы элек ата-ана түләве хисабына тормышка ашырылса, хәзер бюджеттан чыгымнарга күчерелгән.
Барлык төр төркемнәр өчен ата-аналар түләве күләмен исәпләү модельләре балалар бакчалары администрацияләре тарафыннан якын арада барлык әти-әниләргә җиткереләчәк, дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсендә. Шулай ук тулы сумманы түләп өлгерүчеләргә яңадан исәп-хисап ясалачагы хәбәр ителә.
Билгеләп үтик, ярдәм итү чарасы сроксыз нигездә кертелгән — бу максатларга ТР консолидацияләнгән бюджетыннан ел саен ике миллиард сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк. Хәзерге вакытта Татарстанның мәктәпкәчә учреждениеләренә 220 меңнән артык сабый йөри. Алар арасында 5681 бала — Алабуга муниципаль районының балалар бакчаларыннан.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөргән өчен түләү мәсьәләсенә кагылышлы сораулары калган кешеләр өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында «кайнар линия» телефоны эшли: +7(843)-294-95-08.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев