Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасына кем эләгә?

Ел саен 1 июньнән 31 августка кадәр балаларны бакчаларга туплау башлана. Әти-әниләр моны түземсезлек белән көтә. Бу уңайдан килеп туган кайбер сораулар буенча без шәһәр мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Татьяна Исламовага мөрәҗәгать иттек. − Татьяна Владимировна, Быел балалар бакчасына кем эләгә? − Туплау барышында, балаларның "беренче дулкын"ы...

Ел саен 1 июньнән 31 августка кадәр балаларны бакчаларга туплау башлана. Әти-әниләр моны түземсезлек белән көтә. Бу уңайдан килеп туган кайбер сораулар буенча без шәһәр мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Татьяна Исламовага мөрәҗәгать иттек.

− Татьяна Владимировна, Быел балалар бакчасына кем эләгә?

− Туплау барышында, балаларның "беренче дулкын"ы билгеләнгән инде, бу 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәргеләр. Алар гадәттә күп түгел, 70 тирәсе. 15 июньнән "икенче дулкын" башланды, болары - 1,5 - 2 һәм 2-3 яшьлекләр. Андыйлар бакчага билгелүнүче балаларның күп өлешен тәшкил итә. 1,5 яшьтән алып 2 яшькәчә нәниләр өчен 1нче санлы "Дюймовочка" балалар бакчасында 2 төркем туплана. Анда 40 балага урын булачак. 2 яшьтән 3 яшькәчә балаларны 38 төркемгә урнаштыралар, бу - якынча 770 кеше. Аларның барысына диярлек урын бирелгән. 4нче микрорайондагы 35, 36, 39 нчы бакчаларга 2-3 яшьлек балаларны урнаштыру кыенрак. Аларга шәһәрнең өске өлешендә урыннар тәкъдим ителәчәк. Туплау барышында урыннар бушарга мөмкин, мәсәлән, әти-әни баланы балалар бакчасына әзер түгел дип саный, яки килешү төзү өчен документлар белән килмәгән очракта. Ул вакытта, бу урынга икенче бала билгеләнә.

- Әти-әниләр еш кына, сентябрь аенда туган бала балалар бакчасына эләгәме, дигән сорау бирә.

− Алда әйтелгәннәр сентябрь аена 2 яшь тулган балаларга кагыла. 3 яшь һәм өлкәнрәк балаларны без балалар бакчасында урын белән тәэмин итәбез, алар өчен урын җитә. 4 яшьтән 5 яшькәчә, 5 яшьтән 6 яшькәчә балалар өчен төркемнәр бар, аларда балалар саны хәтта нормадан түбән була. Туган көннәре сентябрь аена туры килгән балалар өчен сорау ачык кала, чөнки алар күп һәм аларның барысына урын җитми. Балаларны туплау күрше Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендәгедән аермалы булуын билгеләп үтәсем килә. Без нормаларны үтибез һәм төркемнәрне шыгрымлап тутырмыйбыз. Анда төркемдә 30-32 бала булса, бездә - 20-25.

- Әти-әниләр еш кына баланы күрше микрорайондагы балалар бакчасына бирсәм ничек булыр, ә аннары яшәү урынына якынрак бакчага күчереп булмас микән, дип тә сорый.

− Әйе, ата-ана баласы урынлы булсын дип, теләсә кайсы бакчага ризалаша, ә аннары башка мәктәпкәчә учреждениеләрдән урын эзли башлый. Урыннарын үзара алыштыру ярый, ләкин әти-әни яшь төркеме буенча туры килә торган вариантны үзе таба. Башка очракта, без тәкъдим иткән урыннан баш тартып, Мәгариф идарәсенә килеп, яңадан үзләре теләгән балалар бакчасына чиратка басарга туры киләчәк, ләкин алар исемлекнең ахырында булачак. Шул рәвешле, үзләре теләгән балалар бакчасына чиратта тору яхшырак.

- Безнең шәһәрдә инклюзив мәктәпкәчә белем бирү ничек үсеш алган? Сәламәтлекләре чикле булган балалар кайсы балалар бакчасына йөри?

− Алар компенсацияләнгән төрдәге 13 нче санлы "Кар бөртеге" балалар бакчасына йөри, әмма аларны башкалар да кабул итә. Мәсәлән, Даун синдромлы балалар 34нче балалар бакчасына йөрде. Тугыз балалар бакчасында 22 төркем эшли, аларга сөйләменә зыян килгән 346 бала йөри, күз күреме бозылган 111 бала 8 группада шөгыльләнә, акыл ягы һәм терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән балалар өчен ике төркем ачылган, тубинтоксикацияле балаларга да төркем бар, аңа быел 11 бала йөргән. Аллергия авырулы балалар өчен бер төркем бар, быел тагын берәү ачылачак. Безнең районда барлыгы 131 инвалид бала бар. "Уңайлы мохит" программасы буенча 13нче балалар бакчасы җиһазландырылган, чиратта - катнаш төрдәге 26нчы "Семицветик" балалар бакчасы, анда күрү сәләтенә зыян килгән балалар йөри. Моның өчен республика программасы буенча 1,5 миллион акча бүлеп бирелгән. Безгә уңыш елмайды, республика шәһәрләре арасыннан шушы программага эләктек. Хәзер анда подъездга күтәрелү юлы урнаштыралар, керү һәм шулай ук беренче каттагы төркем эчендәге ишекләр киңәйтеләчәк, бәдрәфкә култыксалар куячаклар.

− Ташламадан файдаланучылар өчен быел нинди дә булса яңалык бармы?

− Әйе, исәпкә куелу мәсьәләсе буенча Мәгариф министрлыгыннан боерык алынды. Анда әйтелгәнчә, ата-ана чираттан тыш яисә беренче чиратта билгеләнүгә хокуклы булса, мәгариф идарәсенә ташламаны раслый торган документлар һәм аларның күчермәләрен китерергә тиеш. Ләкин без аларны элегрәк тә сорый идек. Икенчесе - ташламалары булган гражданнарның балаларын, бер бакчадан икенчесенә күчергәндә, Татарстандагы федераль законнар кулланыла. Моңа кадәр ташламада тәүге тапкыр гына кулланылса, хәзер исә бер балалар бакчасыннан икенчесенә күчергәндә, ташламадан кабат файдаланырга мөмкин.

Алабугада рәсми хосусый балалар бакчалары бармы?

− Юк. Үзлегеннән хосусый бакча оештырган фатрларның булуы мөмкин. Анда балалар өчен беркем дә җавап бирми, махсус оешмалар тарафыннан бернинди дә тикшерү юк. 2-3 ел элек хосусый балалар бакчасы ачып карадылар, әмма күп документлар рәсмиләштерәсе булганга, бу эшкә алынырга теләүчеләр булмады.

Хосусый бакча: законлымы, түгелме?

Эксперт фикере

Рәсми рәвештә ачылган хосусый бакчаларның шәһәрдә булмавына карамастан, шундый очраклар билгеле: кайбер эшмәкәрләр документлар рәсмиләштерми генә, үз фатирларында балалар бакчасы булдыра. Рәсми аңлатма бирүләрен сорап, без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать иттек.

Эльвира Измайлова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә мәгариф бүлеге башлыгы:

− Балалар бакчасында мәктәпкәчә мәгариф программасы тормышка ашырыла икән, мәгариф эшчәнлеген алып бару хокукына лицензия булу мәҗбүри. Лицензия алу шартларыннан берсе − Роспотребнадзор һәм Дәүләт янгын күзәтчелегеннән рөхсәт булырга тиеш. Мәгариф оешмалары эшчәнлеге тиешле күзәтчелек органнары тикшерүендә.

Балаларны тәрбияләп карап тору эшчәнлеге алып барганда, лицензия таләп ителми. Андый төркемнәр еш кына торак бүлмәләрдә урнаша. Салым органында теркәлү мәҗбүри. Бүлмә торакка карата янгын куркынычсызлыгы таләпләренә, торак фондында урнаштырылган мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәргә куелган санитария нормалары һәм кагыйдәләренә туры килергә тиеш. Рөхсәт алу таләп ителми. Әлеге нормаларның үтәлүе өчен балаларны тәрбияләп карап тору эшчәнлеген алып баручы эшмәкәр җавап бирә. Хезмәт күрсәтү, шул исәптән баланы карау шартлары һәм аларның иминлеген тәэмин итү тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән төзегән килешүдә карала. Килешү шартлары үтәлмәгән очракта, тиешле чаралар күрелсенгә, ата-ана күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итә ала.

Үзенчәлекле бакча

26нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы − үзенчәлекле. Анда күз күремен төзәтү буенча 8 төркем бар, дүртесе − гадәти, 9 инвалид бала йөри. Тәрбиячеләр һәр балага уңайлы шартлар тудлырырга тырыша, һәммәсенең күңеленә юл таба.

Ольга Спиридонова, укытучы-дефектолог:

− Безнең төркемдә барысы да төрле дәрәҗәдә күз күреме бозылган балалар, бер малай тома сукыр. Мондый балалар белән эшләү катлаулырак. Күз эшчәнлегенә зыян килгән икән, башка психик күренешләр дә аерымлана. Шундый сабыйлар бакчага килүгә, кыенлыклар булды, чөнки янәшәдә үзенчәлекле бала икәнлеген барлык тәрбияләнүчеләр дә аңламый иде әле. Алар уенчыкларны тартып алырга, ялгыш этәргә, тегеләре кыерсыталар дип, кискен җавап кайтарырга мөмкин. Даими әңгәмәләр алып бара торгач, балалар бер-берсенә ияләште. Алар араларында бөтенләй күрми торган бала барлыгын, сизгерлеге үткен булганга, артык тавышның аңа начар тәэсир итүен аңлады. Хәзер балалар мондый нечкәлекләрне белә. Начар күрә торган балалар күз белән караса, бөтенләй күрмәүче куллары белән "карый". Янында торган баланы ул тотып, капшап крарга мөмкин. Белмәгән баланың андый чакта этеп җибәрүе бар. Безнекеләр аның куллары − күзләре булуын аңлый, бу балага аяк киемен кияргә булыша, төшергән әйберсен алып бирә, үзләрен түземле тота. Без моңа бик шатланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев