Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар лагерьларына игътибар бик җитди

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова эшлекле визит белән Алабугада булды. Аның безнең шәһәргә визиты һәрвакыттагыча бай булды - Татьяна Петровна балалар сәламәтләндерү лагерьларында булды, халыкны шәхси кабул итү үткәрде һәм социаль хезмәткәрләр көненә багышланган чарада катнашты.

Җәйге ял - контроль астында

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасарының эшлекле визит программасы "Космос" сәламәтләндерү лагерында башланды, анда бүген 162 бала ял итә. Татьяна Ларионова йокы корпусларын, аш бүлмәсен, актлар залын карады, территория буйлап йөрде. Лагерьда сменаның күрсәтмәле эш планы булмавына шелтәләсә дә, балаларның яшәү шартларына ул югары бәя бирде:

− Мин икенче җәемне инде сезнең лагерьларны карап башлыйм һәм икенче ел район администрациясе тарафыннан бу сорауга игътибарның җитди булуын әйтәм. "Космос" турында әйтсәк, монда балаларның яшәве өчен искиткеч шартлар, яхшы санитар-гигиеник уңайлыклар тудырылган, аш бүлмәсе, спорт залы һәм урам мәйданчыклары да менә дигән.

Татьяна Ларионова "бик яхшы" билгесен 6 нчы мәктәпнең "Йолдызлы" мәктәп яны лагерында балалар ялы оештырылуга да куйды. Монда аның өчен экскурсияне балалар үзләре үткәрде, алар лагерьда көннәрен ничек үткәргәннәрен бик теләп сөйләделәр, аш бүлмәсен, спорт залын, китапханәне күрсәттеләр һәм теләкләр язылган открытка ясау мастер-классына чакырдылар. Шуларның берсен башкала кунагына тапшырдылар, моннан тыш Татьяна Ларионова аларның күңеленә яткан булса кирәк, аннан автограф та сорадылар. "Сезнең "Йолдызлы" лагерыгызда мин дә йолдызлы кеше булдым", - дип шаяртты Татьяна Петровна.

− Балаларның мәшгульлеге күзлегеннән караганда, миңа мәктәп яны лагеры бик ошады, аларның күзләре яна. Болар барысы да балаларның мәктәп стеналары эчендә ял итүләреннән чыгып эшләнгән, - дип билгеләп үтте ул.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары килүнең тагын бер пункты булып, КФУның Алабуга институтының "Буревестник" спорт-сәламәтләндерү лагеры торды. Быел бу лагерь республикада вуз лагерьлары арасында иң яхшы исеменә лаек булды.

- Бу гадел бүләк дип уйлыйм, чөнки лагерь чыннан да бик кызыклы. Балалар биредә тиешле шартларда яшәсен өчен, күп нәрсә эшләнгән. Миңа Алабуга районы бөтенләе белән ошый. Монда мәрхәмәтлелек энергиясе бар, шул исәптән лагерьларда да, - диде Татьяна Ларионова.

- "Буревестник" лагерына барлык сезонга 3 профильле сменада без 300дән артык бала кабул итәбез. Безгә контроль хезмәтләренең шелтә белдергәне юк, чөнки ял һәм спорт белән шөгыльләнер өчен генә түгел, ә кызыклы уеннар үткәрү өчен дә куркынычсыз шартлар тудырабыз. Балалар бүген болай гына ял итәргә әзер түгел, алар җәй көне дә белем, ниндидер кызык мәгълүмәт алырга омтыла. Биредә моның өчен барлык шартлар да тудырылган, - дип өстәде КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон.

Сорау - җавап

Татьяна Ларионованың шәхси кабул итүе балигъ булмаганнарның җәйге ялын оештыру, эш белән тәэмин итү сорауларына багышланган иде. Шулай булса да, алабугалылар башка төрле сораулар белән дә килгән. Мисал өчен, инвалид бала караган өчен пособие түләнү һәм күп балалы гаиләгә фатир бирү мәсьәләсе, ләкин барыбер сорауларның күбесе укучыларның, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләреннән иде. Светлана Абакаева әйтүенчә, аның улы балалар бакчасын тәмамлаган, ләкин аны мәктәп яны лагерына алмаганнар.

− Без бу сорауны карау турында үтенә һәм мәктәпләрнең үзләре белән эшли алабыз, - диде ТР фән һәм мәгариф министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Жанна Соркина.

− ТР Министрлар кабинетының "Ял һәм сәламәтләндерүне оештыру турында" 191 нче карарында бала 7 яшеннән лагерьларда ял итә ала диелгән. Сезнең балагызга 7 яшь бар, димәк ул шәһәр яны стационар лагерына барырга хокуклы, - дип өстәде өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Светлана Гавва.

− Коллегалар, мин сездән тагын бер кат норматив документларны каравыгызны һәм бу сорауга җавап табуыгызны үтенәм, - диде Татьяна Ларионова.

Очрашуга нәтиҗә ясап, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары кешеләрнең социаль ярдәмне алу формалары һәм юллары турында кирәгенчә хәбәрдар булмавына зарланды һәм министрлык һәм ведомство вәкилләренә бу юнәлештә эшне көчәйтүне киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев