Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларны һәлакәттән саклыйк

Соңгы вакытта куркыныч транспорт исәбенә югары тизлекне арттыра торган сигвей, гидроскутер, монотәгәрмәчләр өстәлде. Дәүләт автоинспекциясе аларны ябык мәйданчыкларда һәм тиешле киемнәр булганда гына файдаланырга киңәш итә.

Казанда юл-транспорт вакыйгаларында балаларның җәрәхәтләнүен кисәтү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге, республика Дәүләт  автоинспекциясе һәм “Татармультфильм” анимация студиясе вәкилләре фикер алышты.

Яңа уку елы алдыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән әлеге конференция барышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев җәйге каникул чорында мәгариф хезмәткәрләренең автоинспекторлар белән бергә башкарган эшләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, җәйге лагерьларда юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре буенча дәресләр оештырылган, ата-аналар һәм укытучылар белән даим очрашулар булган. “Республика укытучыларының август киңәшмәсендә мәгриф оешмаларына 102 мең яктылыккайтарткыч – беренче сыйныфлыларның һәммәсенә икешәр элемент тапшырылган.   

Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгының баш дәүләт инспекторы Ленар Габдерахманов балигъ булмаганнар катнашында 7 айда республика юлларында 329 юл-транспорт вакыйгасы булганын хәбәр итте, аларда 4 бала һәлак булган һәм 339 бала җәрәхәт алган. Былтыргы белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны алтыга, яраланучы балалар саны дүрткә ким, әмма инде августта ук юлларда яңадан биш баланың гомере өзелгән. Баш инспектор ата-аналарны машинада балаларны тотып тора торган җайланмаларда гына йөртергә, урамда караучысыз калдырмаска чакырды. Шулай ук 16 яше тулмаган балаларга мотоцикл, мопед, скутерлар белән идарә итү тыелганлыгын искәртте. Соңгы вакытта куркыныч транспорт исәбенә югары тизлекне арттыра торган сигвей, гидроскутер, монотәгәрмәчләр өстәлде. Дәүләт автоинспекциясе аларны ябык мәйданчыкларда гына һәм тиешле киемнәр булганда файдаланырга киңәш итә.

“Татармультфильм” анимация студиясе директоры Азат Ганиев “Сакла” дип аталган ике телдәге мультимедиа интернет-портал турында сөйләде. Аны ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ. “Тормыш эшчәнлеге иминлегенең фәнни үзәге” ДБУ һәм “Татармультфильм” анимация студиясе бергә эшләгән. Sakla.ru интернет-портал кысаларында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча үзенчәлекле  интерактив мохит булдырылган. Үсеп килүче буын игътибарына мультимедиа модульләр, “Куркынычсыз балачак шәһәре” онлайн-уены, “Юл сакчылары” мультсериалы, видеодәресләр һәм “Иминлек турында җырлар” караокесы тәкъдим ителгән”, – дип билгеләп үтте Азат Ганиев.

Әлеге порталның 13 мең теркәлгән кулланучысы бар инде. Алар онлайн конкурс һәм уеннарда катнаша, тематик чатларда аралаша, блоглар алып бара.

“Татар-информ” мәгълүматы буенча Зөлфия ПРИМАКОВА әзерләде

“Татар-информ” фотосы

 

Агымдагы елда һәлак булган тугыз баланың бишесе пассажир, өчесе – җәяүле, бер яшүсмер  скутер белән идарә иткән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев