Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалары булган гаиләләр янә 10 мең сум акча ала

РФ Президенты Указы нигезендә, ТР буенча Россия Пенсия фонды 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә 10 мең сум акча түләячәк.

Бер тапкыр бирелә торган түләү 2004 елның 11 маеннан 2020 елның 30 июненә кадәрге чорда туган барлык балаларга да бирелә. 16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре, уллыкка алучылар, опекуннары һәм попечительләре бу түләүне 1 июльдән ала башлады.
Акчалар 3 яшькә кадәрге балалар өчен 5 мең сум һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләргә өстәмә рәвештә бирелә. Яңа түләүнең үзенчәлеге шунда, аны алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды түләүне автомат рәвештә, 5 һәм 10 мең сум күләмендә түләүләр бирү турында моңа кадәр кабул ителгән карарларга нигезләнеп күчерә.
«3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүне алган ата-аналарга һәм опекуннарга июль аенда өстәмә 10 мең сум акча автомат рәвештә биреләчәк, яңа гариза бирергә кирәкми», — дип билгеләп үтте Алабуга районы Пенсия фонды идарәсе башлыгы Елена Глинская. 
Әлеге түләүләрне алу өчен элегрәк мөрәҗәгать итмәгән ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар 3 яшькә кадәрге яки 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү алу турында гариза тапшырганнан соң өстәмә 10 мең сумны да алачак. Моның өчен өч айдан артык вакыт бар — гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Алар хупланган һәм акча күчерелгән очракта, 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү гаиләгә нинди дә булса гаризасыз бирелә.
Бүгенге көндә Алабуга районы буенча 11 меңнән артык гариза бирелгән, дип хәбәр итәләр Алабуга Пенсия фонды идарәсендә. Күпчелек гаиләләр түләү алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать иткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гариза бирүче гаризаның статусын ата-ана электрон кабинетында күзәтеп тора ала. Әгәр гариза Пенсия фондына шәхсән бирелгән икән, аның каралуы турында мәгълүматны клиент хезмәте телефоны аша белергә мөмкин.
Гариза каралганнан соң, ата-аналар хәбәрнамәне бер эш көне эчендә ала. Әгәр гаилә Россиядән читтә яшәсә яки, мәсәлән, башка ил гражданнары булып торса, түләүнең аларга тиеш түгеллеге турында карар кабул ителергә дә мөмкин. Аерым очракларда бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәсәлән, гаризаны опекун тапшырса яки балаларның туу турында таныклыгы чит илдә алынган булса.

Мөһим!
Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм төрле пабликларда публикацияләр урнаштыру юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән.
Гражданнарны 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен алынган түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясен нәкъ түләнгән суммага киметә, дип алдыйлар. ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә түләүләргә акча федераль бюджеттан өстәмә рәвештә бүлеп бирелә һәм гражданинның тупланма пенсиясе күләменә берничек тә йогынты ясамый. Социаль челтәрләрдәге мондый хәбәрләр — алдакчылар эше. Барлык шикле очракларда да Россия Пенсия фонды контакт-үзәгенә (843) 279-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев