Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баланы беренче сыйныфка әзерлибез – күпме акча тотылыр?

Бу язма авторына репортаж геройларын эзләп йөрергә туры килмәде, чөнки быел редакциябездә эшләүче ике әни балаларын беренче сыйныфка укырга бирә.

Шәһәр базарларының кеше иң күп йөри торганы 6нчы микрорайондагысы дип белгәнгә, шунда юнәлдек. Малайларга һәм кызларга кием бәяләре аерыла, билгеле. Мисал өчен, мәктәп костюмы 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр торса, кызлар күлмәге, алъяпкычтан башка – җиде йөз сумнан мең ярымнар тирәсе. Улы булган кеше ике күлмәк ала – бәйрәмчә һәм көндәлеккә. Киҗе-мамыктан тегелгәнен 300 сумга да табарга була, ефәгенә 900 сум сорыйлар. Кызларга ак һәм кара алъяпкычка якынча 800әр сум кирәк. Яка һәм җиңсәләр – уртача 500 сум. Аяк киеме ике пар алына, димәк, тагын 2 мең сумны өстибез, дигән сүз. Хәзер язу-сызу әйберләренә күчик. Анысының исемлеге һәр мәктәптә бар. Дәфтәр-каләм, пенал, буяулар, альбомнар һәм башкасына барлыгы бер мең яисә мең ярым тәңкә китә.Боларның бөтенесен салып йөрергә арка сумкасы 1 мең сумнан 5 мең сумга кадәр.

Венера Хабибрахманова, газетаның сайт редакторы: (рядом небольшое фото)

Без ирем белән, август мәшәкатьләре кесәгә нык “сукмасынга”, ярты ел элегрәк диярлек, акчаны җыйгалап бара башладык. Ай саен бер-ике меңне калдырып килдек, унбиш меңләп тупладык. Бүгенгә без уку-язу кирәк-ярагын сатып алдык инде, 1200 сумлык булды. Портфельне майда алган идем, 500 сумга (газетаның хәбәрчесенә андый бәягә табу мөмкин булмады – ред. иск.); мәктәп киемен 3 меңгә алдык, запас чалбар –  1200, спорт формасын – 700гә, кыйммәтрәген дә тәкъдим иткән булсалар да. Аяк киеменә килгәндә, 600 сумга – кроссовкалар һәм 590 сумлык туфли алдык.

Галстук, малайлар күлмәге, чәчәкләр аласы була әле. Чәчәк бәйләмен, әйтергә кирәк, кыйммәтлесен алачакмын, чәчәкләр кибетеннән – мәктәпкә беренче мәртәбә барабыз бит.

Мария Тимашева, газетаның бүлек редакторы: (тоже фото рядом)

Мин яздан алып, әкренләп мәктәпкә кирәкле әйберләрне сатып ала башлаган идем. Портфелебез кыйммәтле, ортопедия аркалыгы белән, без аның өчен 3 мең сумга якын түләдек, берничә елга җитәр дип исәплибез. Мәктәп формасын әйтсәк: күлмәкнең 900 сумлыгын алдык, ике алъяпкыч – 900әр сумнан, манжетлар һәм яка – 500 сумлык. Спорт формасын туганнарыбыз 8 Мартка бүләк иткән иде (мең сум тора); кроссовкаларның 850 сумлыгын сайладык. Мәктәптә кияргә аяк киеме алдык, мәктәпкә барганда киеп йөрергә аласы бар, анысы 850 сумнан 1100 сумга кадәр дип беләм. Уку-язу кирәк ярагы белән бәхет елмайды – миңа бүләккә бирелгән сертификат бар иде – китап кибетенә, 500 сумга, шуңа кушып, кызымның чыгарылышына балалар бакчасында тупланма бирделәр, анда кирәк бар нәрсә бар. Тагын без 200әр сумнан бантлар алдык, колготкалар. Дөресен әйткәндә, мин акцияләр эзләп йөрдем, бөтенесе кыйммәткә төшә бит. Чәчәк бәйләме өчен аптырап тормыйм, аны 1 сентябрьдә 37нче кибет янәшәсеннән алырмын дип торам. Алар матурлыгы белән бер дә ким түгел, әбиләргә дә матди ярдәм булыр, дип уйлыйм.

Алабугада чәчәкләрнең төрлесен тәкъдим итәләр, ниндине телисең һәм акча янчыгыңа карап. Бер бәйләм 150 сум, гади кашкарыйлар алсаң, махсус кибетләрдә берничә мең сум торганнары да бар. Чәчтараш хезмәтләрен дә онытырга ярамый. Кызың белән керсәң, 200 сум, малайлар өчен – 200-250.

Шул рәвешле, барысын бергә кушып санаганда, алабугалылар баласын беренче сыйныфка әзерләү өчен, уртача ун меңнән унбиш мең сумга кадәр акча чыгара. Шунысын да әйтергә кирәк, премиум-класс вариантлары да бар, зур шәһәрләрнең махсус бутикларына барып, һәм арзанга, иҗтимагый челтәрләр аркылы файдаланылган товарны сатып алырга да була, анда мәктәп формасын тәмле әйбергә дә бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев