Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшә?

Гадәттәгечә, августта ата-аналар балаларын яңа уку елына әзерли башлый. Сер түгел, бу әзерлек билгеле бер финанс чыгымнарын таләп итә.

Быел канцтоварларга һәм мәктәп формасына бәяләр белән эшләр ничек тора? Ташламалар бармы? Акчаны янга калдыру мөмкинлеге юкмы? Бу сорауларга җавап алу өчен, кибетләргә юл тотабыз.

Бәяләргә күзәтү ясау
Дөресрәге, базарга, чөнки күп кенә ата-аналар үз балаларын киендерү һәм аяк киеме сатып алу өчен нәкъ менә шушы урынны сайлый. Биредә теләсә нинди зәвыкка һәм кесәгә туры килерлек мәктәп формасын тәкъдим итә торган төрле бүлекләр күп. Әгәр сатулашсаң, ташлама да алырга мөмкин. Малайлардан башлыйк. Мәктәп формасының иң арзанлы вариантын, нибары 500 сумга, махсуслаштырылган бүлекләрнең берсендә таптык. Ни өчен шулай арзан, дигән сорауга сатучы әлеге костюмның узган елгы коллекциядән сатылмыйча калган модель икәнлеген аңлатты. Әйтергә кирәк, бу акчаны янга калдыру өчен бик яхшы мөмкинлек. Экономия шактый килеп чыга — малайлар өчен форманың максималь бәясе 4 мең сумга җитә. Костюм бәясе, сатучылар сүзләренә караганда, товарның сыйфатына һәм кайда җитештерелүенә бәйле. Әйтик, Төркиядән кайтарылган товар кыйммәтрәк, ә Белоруссия, Кыргызстан яки Кытайда җитештерелгәне арзанрак. Шәһәр базары бүлекләренең берсендә без хәтта күрше автошәһәрдә тегелгән мәктәп формасын да таптык.
«Бездә фабрикада җитештерелгән товар, — дип хәбәр итте бүлек сатучысы. Нигездә, 40нчы үлчәмгә кадәрге костюмнарның бәясе 3500 сумга якын. Күлмәкләр (аклары да, төслеләре дә) 550-650 сум тора. Аларны әти-әниләр ким дигәндә бер-ике пар сатып ала. Сыйфаты яхшы. Костюмга галстук кирәк, алар бездә 200әр сум. Каешсыз да булмый, алар шулай ук 200 сум.»
Ә хәзер кызларга күчик. Күлмәк сайлыйбыз. Аның минималь бәясе — 1000 сум. Бу да ташлама белән − узган елгы коллекциядән, дип сөйләде эшмәкәр Римма Остапова.
«Яңа товар алып кайтмадым, узган елдан калган әйберләрне сатам. Шуңа күрә очсыз. Мәсәлән, алъяпкычны нибары 400 сумга бирәм. Шул ук вакытта күрше бүлектә яңа коллекциядән алъяпкыч 600 сум тора.»
4нче сыйныф укучысы Асалия һәм аның әнисе нәкъ менә шушы бүлектә яңа мәктәп формасын сайлады.
«Миңа монда күлмәк тә, алъяпкыч та бик ошады. Киемнәремнең матур күренүен телим, чөнки яңа мәктәпкә һәм яңа сыйныфка күчәм,» − дип уртаклашты фикерләре белән кыз.
Күрше бүлеккә күчәбез. Анда күлмәкләр чыннан да кыйммәтрәк — 1650 сум тора, алъяпкычларның бәясе — 600, блузкалар — 700, итәк һәм жилетлар — 1200, колготкалар — 130-150 сум.

Өстәмә чыгымнар
Әмма моның белән чыгымнар тәмамланмый. Сатып алырга кирәк булган әйберләр исемлегендә шулай ук физкультура белән шөгыльләнү өчен форма (аңа бәяләр 1300 сумнан 2300 сумга кадәр), букча (500дән 4000 сумга кадәр), аяк киеме (бер пар уртача мең ярым сумга төшә, ә алар икәү кирәк), кроссовкалар (750-1000 сум) һәм канцтоварлар. Безгә дәфтәр-ручкалар белән сату итүче бүлектә хәбәр итүләренчә, канцелярия эшләнмәләре пакеты уртача 1200-1300 сумга төшә.
Тагын бер атрибут — букет. Әлбәттә, аны рәсми рәвештә беркем дә сатып алырга мәҗбүр итми, әмма күп кенә балалар һәм аларның ата-аналары шулай да традицияләрне хөрмәт итә һәм сентябрьнең беренче көнендә укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итә. Базарда чәчәкләрне 200 сумга сатып алырга мөмкин, ә менә чәчәк кибетләрендә букет бәясе 2 мең сумга кадәр җитә. Сүз уңаеннан, соңгы вакытта кул эше осталары тарафыннан сабыннан эшләнгән чәчәкләр модага керә. Мондый бәйләмнәрнең уртача бәясе 1000 сум.
Акчаны ничек янга калдырырга?
Мәктәпкә әзерлек әти-әниләрнең кесәләренә нык сукмасын өчен, берничә әйберне истә тотарга кирәк: 
— узган елгы коллекциядән калган модельләр, кагыйдә буларак, зур ташламалар белән сатыла;
— мәктәп формасын интернет аша сатып алырга мөмкин, әмма бу очракта алдан ук заказ ясарга кирәк;
— кулланышта булган вариантларны табарга була. Кайбер әниләр символик түләү яки тәмле күчтәнәч өчен яхшы хәлдә булган форма тәкъдим итә;
— әгәр бер атна-ун көн көтсәгез, мәктәп формасын бик яхшы ташлама белән сатып алырга мөмкин булачак;
— сатулашып карау шулай ук комачау итмәс, күп очракта бәяне бераз булса да киметеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев