Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баланы мәктәптән килеп алганда юлда бөке тудырмас өчен ни эшләргә?

«Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексы янында Хирург Нечаев урамыннан Бакый Урманче урамына таба баруны тыючы юл билгесе урнаштырылды.

Яңа билге куелуга карамастан, күп кенә ата-аналар, балаларын полилингваль мәктәптән килеп алганда, элеккечә үк, уку йортының янында ук туктала. Шуңа бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферларга мәктәп территориясенә керү кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерә.
Сентябрь башында юлның Нечаев урамы ягыннан халык телендә «кирпеч» дип атала торган, ягъни «Керү тыелган» юл билгесе урнаштырганнар. Хәзер биредә берьяклы хәрәкәт кенә рөхсәт ителгән, моны бозган өчен биш мең сум күләмендә штраф салу яки 4-6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү, ә кабат бозган өчен — бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган, ди юл-патруль хезмәте инспекторы Дмитрий Штенников. Инспектор сүзләренә караганда, барлык шоферлар да әлеге билгегә игътибар итми һәм гадәт буенча шул юк юлдан йөрүләрен дәвам итә.
Мәктәпкә Бакый Урманче урамы ягыннан керү юлы. Чатта ук «Берьяклы хәрәкәт» билгесе эленеп тора. Шулай ук биредә «Тукталыш тыелган» билгеләре куелган, алар кабатлана. Әлеге юл билгесе таләпләрен бозган өчен — мең ярым сум штраф.
Мәктәп территориясенә өченче керү юлы — Мәрҗани урамы ягыннан. Машиналар йөри торган юлларның киселешендә «Берьяклы хәрәкәтле юлга чыгу» билгесе куелган. Кагыйдәне бозган өчен — биш мең сум штраф, йә 4-6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, ә кабат бозган өчен — бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү. «Без кешеләрне монда төшереп калдыруны тыя алмыйбыз, тик шулай да, моны махсус оештырылган, 120 урынга исәпләнгән парковкада эшләү яхшырак», — ди Дмитрий Штенников.
Кичә көндезге сәгать икедә, әти-әниләр балаларын мәктәп капкасы төбендә көтеп торганда, без барысының да махсус парковкада тукталырга теләмәвенә тагын бер тапкыр инандык. Кемдер, тартынмыйча, нәкъ «Тукталыш тыелган» билгесе астына килеп туктады. Шул ук вакытта машина кую урыны 90 процентка диярлек буш иде.
Әмма, күргәнебезчә, аңлы ата-аналар да бар. Мәсәлән, Миләүшә Кавиева үз баласын нәкъ менә парковкада көтүне өстен күрә.
«Беренчедән, мәктәпкә керү юлында тукталу уңайсыз. Ә икенчедән, машинамны махсус билгеләнгән урын калдыргач, мине штрафка тартачаклар яки кемдер фотога төшерер дип борчылмыйм. Шуңа күрә без өйдән бераз иртәрәк чыгып, машинаны тиешле урында калдырабыз һәм иркенләп барабыз. Улым — беренче сыйныф укучысы, болай да дулкынлана, аның, әйдә-әйдә тизрәк дип, артыннан куып, кәефен бозганчы, тыныч кына баруың яхшырак», — ди Миләүшә Кавиева.


Район җитәкчесе Рөстәм Нуриев та ата-аналарга автопарковкадан файдаланырга тәкъдим итте һәм аның уңайлылыгын билгеләп үтте. Ул нәкъ мәктәп капкасы төбендә бөкеләр булдырмас өчен оештырылган да. «Баланың 100 метр юлны җәяү узуы — нормаль күренеш. Билгеле бер тәртип сакланса, территориягә керү һәм чыгу да уңайлырак булачак, — дип саный район җитәкчесе.
Мәгариф учреждениеләре янындагы интенсив хәрәкәт аркасында еш кына укучылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре була. Шуңа күрә иң мөһиме — балаларның иминлеге. Билгеләп үтик, парковка 120 урынга исәпләнгән һәм иртәдән кичкә кадәр ачык.
Яңа полилингваль мәктәп — безнең шәһәрдә балалар өчен тагын бер үсеш ноктасы. Биредә укып, өч телне белгән кеше, һичшиксез, конкурентлыкка сәләтле булачак. «Әгәр син өч телне беләсең икән, теләсә кайсы тармакта башка хезмәткәрләрдән өстенлегең бар дигән сүз. Татар телен белү — ул мәдәни үзенчәлекне саклау. Инглиз телен белү безгә яшьләрне күбрәк «Алабуга» махсус икътисади зонасына, музей-ядкарьлеккә юнәлтергә мөмкинлек бирә. Безгә күп кенә чит ил кешеләре килә, һәм бу, һичшиксез, чит телләрне белүне таләп итә. Әлбәттә, бу җиңел түгел. Башка уку йортларыннан полилингваль мәктәпкә күчкән балалар шактый җитди таләпләр белән очрашты — мәсәлән, инглиз һәм татар телләрендә физкультура дәресләре. Мәктәп эчтәлеге буенча да зур таләпләр куячакбыз. Аның төзелешенә ТР Президенты ярдәме белән шактый акча бүлеп бирелгән, шуңа күрә аны сакларга һәм яхшы хәлдә тотарга кирәк», — дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев