Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баллымы, әллә ачымы?

Бу атнада бөтендөнья шоколад көне билгеләп үтелде. Алабугалылар күп төрле шоколад сортларының кайсысын күбрәк ярата?

Юлия Гаврилова:

- Мин сөтле шоколад яратам. Ә менә улыма төрле эчлекле сөтле шоколад ошый.

Кәүсәрия Сәләфетдинова:

- Мин дә сөтлене күбрәк яратам. Кофелы плиткалар да ошый.

Регина Авдеева:

- Кара шоколад яратам, ул файдалы да бит әле. Кызым да шундыйны гына ашый. Кайвакыт сөтлесен дә авыз итәбез, ә менә ак шоколадны яратмыйбыз. Эчендә берни дә булмаганын алырга тырышабыз. Чикләвеклесен генә алабыз.

Альбина Сәйфуллина:

- Тешләребез артык сизгер булганга балаларым да, үзем дә баллыны артык яратмыйбыз. Ә баллы әйберләр арасыннан сөтле продуктка өстенлек бирәм. Мәсәлән, "птичье молоко" кебек суфле ошый.

Фәния:

- Бары тик кара һәм чикләвекле ачы шоколад кына ашыйм. Эчендә крем, джем булганнарын яратмыйм, конфетлар да алмыйм хәтта. Оныгым исә бөтенләй шоколад яратмый.

Альбина Хәбибуллина:

- Үзебездә чыкканын, сөтлесен һәм чикләвеклесен яратам. Төрлесен ашап караган бар, тик миңа мондый шоколад күбрәк ошый.

Шәяхмәтовлар гаиләсе:

- Мин плиткалы сөтле шоколад яратам, чөнки ул баллырак. Ә менә кара шоколадны яратмыйм. Гаиләм дә шундыйны үз итә. Шоколадта җир чикләвеге (арахис) булуын да яратабыз.

Әлфия Данилова:

- Миңа эчлексез кара шоколад ошый. Анда какао күбрәк була. Ә болай барысын да ашап караган бар.

Әлфәт Фаррахов:

- Бары тик ачы, эчендә берни дә булмаган, Рәсәйдә җитештерелгәне генә. Ул башкаларына караганда табигыйрак, шуңа күрә файдалырак та. Моннан тыш тәме дә табигый. Оныгым белән шундыйны яратабыз, ә гаиләбезнең башка әгъзалары шоколад ашамый.

Елена һәм Стас Мельниченко:

- "Мин конфетлар ашамыйм, шоколадка да исем китми. Ә инде алырга туры килсә, урман чикләвеге белән сөтле шоколад сатып алам. Кечкенә чакта артык күп ашаганмын. Шуңа хәзер мин шоколадка битараф", - ди Елена. "Баллырак булганга сөтлесен күбрәк яратам. Эчендә тәмле джем яки чикләвек булса да ярый".

Вера Брылева:

- Чиста кара шоколад яратам. Ак шоколад - ул инде шоколад түгел, ә сөтлесе - табигый түгел.

Беләсезме?

Организм өчен зарарлы дип исәпләнгән әлеге тәм-томда аксым, калий һәм А витамины кебек туклыклы элементлар бик күп икән! Ә инде куе көрән төстәгесен, ягъни "темный" шоколадны үз итүчеләр йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калабыз, дип сөенә ала. Ник дигәндә, анда бакыр шактый ук күп микъдарда. Тагын бер өстенлеге: шоколад баш миендә серотонин матдәсен (кәефне күтәрүче матдә) эшләп чыгаруны арттыра. Димәк, кара, ягъни ачы шоколад сайлаучы алабугалылар хаклы. Тик Чарльз Дарвинның «Шоколадны яратыгыз, әмма бу сөюегезне маниягә әйләндермәгез» дигән киңәшен онытырга ярамый.

Наилә БАЯЗИТОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев