Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар кешене берләштергән бәйрәм

Алабуга муниципаль район башлыгы Геннадий Емельянов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгәтуллин ветераннарны, шәһәр кунакларнын һәм алабугалыларны Җиңү көне белән тәбрикләде.

Бәйрәм гадәттәгечә тыл ветераннары стеласына чәчәкләр кую белән башланып китте. Район башлыгы ветераннарны котлады һәм чәчәкләр тапшырды. Бәйрәм Советлар Союзы Геройлары бюстларына һәм Мәңгелек утка чәчәкләр кую белән дәвам итте. Җиңү парады традиция буенча “Яшьләр” стадионында булды. Офицерлар һәм Алабуга хәрби суворов училище курсантларыннан торган төркем бәйрәм мәйданына Россия Федерациясе флагын һәм Җиңү бәйрәме байрагын алып чыкты.

Геннадий Емельянов сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, алабугалыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәм белән котлап:

–  Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәребез кунаклары! Сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Бүген без изге бәйрәм билгеләп үтәбез. 9 май безнең йөрәкләргә батырлык һәм тотрыклылык, бурычка тугрылык һәм Ватаныбызга фидакарьләрчә бирелгәнлек көче һәм җиңүгә бетмәс-төкәнмәс ышаныч. Совет солдатлары һәм офицерлары нәкъ безнең халкыбызның тимердәй ихтыяры, батырлыгы һәм рузларының көче булганга илне фашизмнан коткарган. Бөек Җиңү чиксез югары кыйммәт белән ирешелгән. Сугыш һәр гаиләгә кайгы  китергән. Алабуга җире фронттан меңләгән километрлар ераклыкта булса да, безнең якташларыбыз намус белән үз бурычларын үтәгән. Бөек Ватан сугышы  ветераннары алдында баш иябез, үлгәннәргә мәңгелек хәтер һәм исәннәргә мәңгелек дан! Безнең ата-бабаларыбыз казанган Җиңү безгә тыныч яшәргә, эшләргә, яратырга, шатланырга һәм куанычлы киләчәккә ышанырга мөмкинлек бирә. Кадерле ветераннарыбыз, тыныч күк йөзе өчен сезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Бу изге бәйрәмдә сезгә сәламәтлек, бәхет, озын һәм тыныч гомер итүегезне, балаларыгызның һәм оныкларыгызның  игелеген, тотрыклылык һәм Ватаныбызның үсешен телим! Җиңү көне белән! – диде. 

– Бүген Җиребездә иң бөек бәйрәмне билгеләп үтәбез. Ул барлык кешене берләштерә. Кадерле ветераннарыбыз, сезгә шушы Җиңү өчен, кылган бөек батырлыгыгыз өчен бик зур рәхмәт! – диде чыгышынды Татьяна Ларионова.

Шулай ук ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлаулар җиткерде.

– Ветераннар, сез үз илегезне генә коткарып калмадыгыз, хәтта Европа халыкларын да.  Безнең балаларыбыз бу батырлыкны белеп, аны олылаганнары өчен бик шат. Балаларыбызны аларның балалары да бу каһарманлыкны белеп һәм олылап үстерү безнең бурыч, – диде икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгәтуллин.

Чара дәвамында мөхтәрәм кунаклар Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүләкләделәр.  

Тантананы шәһәрдәге уку йортларының парады дәвам итте, анда катнашучыларның иң кечкенәләре булып 30нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр атлады, “Үлемсезм полк” йөреше узды һәм “Ул бөек елларга баш иик” дип аталган театральләштерелгән күренеш булды. Шулай ук тантанадан соң сугыш ветераннары солдат боткасын татыды. Бәйрәм  Александр паркында, Ленин мәйданында да гөрләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев