Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар уем синең хакта

Милләтебезне милләт итеп, халкыбызны халык итеп саклаган нигез ташларының берсе - ана телебез. Ул - безнең дөньяга аваз салган минутыбыздан соңгы сулышыбызга кадәр янәшә.

Дөньяга беренче аваз салуга, безгә әниләребез туган телдә "балам" дигән, беренче әйткән сүзебез ана телебездә яңгыраган. Туган тел ярдәмендә генә без үзебезнең йөрәк түреннән чыккан иң саф, эчкерсез хисләребезне белдерә алабыз. Ул кеше тормышында әһәмиятле урын алып тора. Безнең туган телебез - татар теле - бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз төзелеше, искиткеч зур сүз байлыгы белән аерылып тора. Рус язучысы Паустовский тел турында болай дигән: "Үз илеңә булган мәхәббәтне үз телеңә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый."

Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур гамәлләргә омтыла. Тарихка күз салсак, милләтебез нинди катлаулы юл үткән: аны юкка чыгару сәясәте алып барылган, чукындырып кимсеткәннәр, үз телендә сөйләшергә дә ирек бирмәгәннәр. Халкыбыз нык рухлы безнең, чорлар аша ныгый гына барган. Минемчә, милләтебезнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Гыйлем алу, дөньяны танып белү, аралашу туган тел ярдәмендә тормышка ашырыла. Татар халкы борынгыдан мәдәнияткә, телгә, сәнгатькә гашыйк милләт. Аның бөтен хәзинәсен саклап, үткәнен һәм бүгенгесен бергә тоташтырып, киләчәк буынга тапшыру - безнең бурыч. Тел - халкыбызның гасырлар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез байлык, ата-бабаларыбыздан калган мирас бит ул.

Милли теле барлыгын тоеп яшәгәндә генә, кеше үзен бәхетлерәк хис итә. Татар теленең бүгенгесе, киләчәге мине бик нык борчый. Дөрес, без һәркөн үз телебездә аралаша алабыз, күп кенә теле-радиотапшырулар да туган телдә алып барыла, татарча газета-журналлар да чыгып тора. Тик бу гына җитми шул. Туган телгә мәхәббәт иң беренче чиратта гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияләнә. Ә бүген, кызганычка каршы, мәктәпләрдә ана телен үстерү кими, аны һаман саен кысрыклый баралар. Моңа юл куймаска кирәк, дип уйлыйм мин. Милләтебезнең күрке булган туган телебезне саклап калу өчен, бар тырышлыкны куярга кирәк.

"Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;

Саулыгың - минем саулык, авыруың - минем авыруым", - дигән бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Ул бу шигырь юлларына үзенең милләтенә карата булган тирән мәхәббәт хисләрен салган. Үзенең туган телен белмәгән кеше бөек Тукай әсәрләрен укудан да мәхрүм. Әгәр татар телен бетерүгә юл куйсак, киләчәктә туган телебез бөтенләй юкка чыгачак. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле.

Милләтемнең бүгенгесе һәм киләчәге телебезнең яшәешенә бәйле. Милләтебезнең яшәвен теләсәк, туган телебезне саклыйк. Милләтебезнең киләчәге якты булсын. Татар телендә горурланып сөйләшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев